Станислав Дзядулевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станислав Дзядулевич latin yazuında])
Станислав Дзядулевич
Туган 4 апрель 1872(1872-04-04)
Варшау, Польша патшалыгы[d]
Үлгән 4 февраль 1943(1943-02-04) (70 яшь)
Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша
Күмү урыны Повонзки зираты[d]
Һөнәре тарихчы, һеральдист

 Станислав Дзядулевич Викиҗыентыкта

Станислав Дзядулевич (пол. Stanisław Dziadulewicz, 4 апрель 1872(1872-04-04), Варшау, Польша патшалыгы[d]4 февраль 1943(1943-02-04) (70 яшь), Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша) — тарихчы, педагог. Ләхстан-Литва татарларыннан. Варшау университетында эшли. Ләхстандагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт (Herbarz rodzin tatarskich w Polsce) авторы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар чыгышлы Ләхстан шляхта нәселеннән. Бонифаций Дзядулевичның улы. Гимназияне һәм Варшау университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән, Варшауның төрле уку йортларында тарих укыткан[2].

1897 елдан Зур иллюстрацияле универсаль энциклопедия мөхәрриятендә һеральдик бүлекне җитәкләгән.

Ләхстан һеральдик җәмгыяте эшчәнлегендә катнашкан, әгъза-корреспондент, аннары чын әгъза, 1929—1931 елларда Варшау бүлекчәсе вице-президенты булган, ә 1932 елда аның мактаулы әгъзасы булган. 1908 елдан башлап 50гә якын тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр язган һәм бастырган[2].

1928 елда отставкага чыккан һәм Юзефувта үз утарында яши башлаган. Тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.

1929 елда Вильнода аның «Herbarz rodzin tatarskich w Polsce» басылып чыккан.

Дзядулевичның киң фәнни архивлары аның улының Варшауда булган һәм 1944 елда Варшау күтәрелеше вакытында янган.

Станислав Дзядулевич 1943 елның 4 февралендә вафат булган[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с. 19 гыйнвар 2020 елда.архивланган(пол.)
  2. 2,0 2,1 2,2 Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)
  • Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с.(пол.)