Варшава күтәрелеше (1944)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варшава күтәрелеше (1944) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Варшау күтәрелеше (1944)
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы:
Warsaw Uprising.svg
Күтәрелешенең схемасы, 1.08 – 2.10.1944
Дата

1 август2 октябрь 1944 ел

Урын

Варшау, Польша

Нәтиҗә

Варшау күтәрелеше бастырыла

Көндәшләр
Польша байрагы :
СССР байрагы Советлар Берлеге
Алмания байрагы (1933-1945) Нацист Алмания
Сәргаскәрләр
Тадеуш Коморовский
Антоний Хрусьцель
Тадеуш Пелчиньский #
Леопольд Окулицкий
Эрих фон дем Бах
Райнер Штаэль
Хайнц Райнефарт
Бронислав Каминский
Ханс Кельнер
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Варшау кораллы күтәрелеше (1944) — 1944 елның 1 августыннан - 2 октябренә кадәр Варшау шәһәрендә наци илбасарына каршы узган кораллы күтәрелеш. Фетнә Крайова Гаскәре һәм сөргендәге Польша хөкүмәте тарафыннан оештырыла.

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варшау шәһәрендә эш иткән яшерен оешмалар күтәрелештә катнашалар. Крайова Гаскәреннән тыш Милли кораллы көчләр һәм сул көчләр җитәкләгән Людова Гаскәре дә катнаша. Людова Гаскәре эчендә Яһүди сугышчан оешма да катнаша.

Варшау күтәрелеше хәрби әһәмияттән - алманнарга каршы, ә сәяси мәгънәдән - Совет Берлегенә каршы юнәлгән булган.

Таргувек дигән Варшау районында совет танклары килеп чыкканнан соң фетнә үзәге күтәрелешне башларга карар кабул итә. Кызыл Гаскәрнең һөҗүме Варшау бистәләрендә туктала. Нәтиҗәдә алман гаскәрләре яңадан төркемләнгәч һәм күтәрелешне бастыра.

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман-фашист көчләре баш күтәрүне бастыру нәтиҗәсендә кораллы күтәрелешнең 17 мең катнашучысы һәлак булган, 6 мең чамасы яраланган. Шуның өстәвенә наци җәза бирү чараларында 150-200 мең хәрби булмаган халык үтерелгән булган. Җитмәсә алман гаскәрләре Варшауның биналары 35%н җимергәннәр.

Бүгенге Польшада рәсми дәрәҗәдә Варшау баш күтәрүенең җиңелүендә - беренче чиратта Сталин һәм Совет Берлеген гаеплиләр, икенче чиратта - көнбатыш илләрен.

Фотографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]