Эчтәлеккә күчү

Стройдеталь-1

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стройдеталь-1 latin yazuında])
Стройдеталь-1
Нигезләнү датасы 1950
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Короленко урамы[1]
Ана ширкәт Казаньхимстрой, Промстройматериалы (Казан) һәм Татстрой[d]
Гамәлдән чыгу датасы 2010

Стройдеталь-1Казан оешмасы.

1950-елларның икенче яртысында барлыкка килә. Башта Казаньхимстрой трестының бер өлеше булса, 1960-еллардан Татстройның Промстройматериалы тресты өлеше; ул 1989 да юкка чыгарылгачтын Татстройның туры буйсынуында. Завод агач материалларын, ишек һәм тәрәзә чыгырларын җитештергән, 1993 тә 400 гә якын кеше эшләгәнлеге билгеле. Карамагында 286 нчы балалар бакчасы, ким дигәндә 4 торак йорт була.[2][3]

1990-елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртеп корыла.

2010 да банкротлыкка очрап эшчәнлеген туката.[4] 2020-елларда завод корыламларының кайберләре «Династия» торак комплексын төзү өчен сүтелә.