Казаньхимстрой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казаньхимстрой latin yazuında])
Казаньхимстрой
Нигезләнү датасы 10 июнь 1958
Урам Декабристлар урамы
Ана ширкәт Татстрой[d]
Бүләкләр
Гамәлдән чыгу датасы 2011
Карта

Казаньхимстрой — Казан оешмасы. 1958 елда «Химэнергострой» тресты булачак органик синтез заводын төзү белән бәйле төстә барлыкка килә. 1964 елдан «Казаньхимстрой» тресты. 1970 елдан «Татстрой»ның өлеше, 2007 елдан — мөстәкыйль оешма, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Трест катнашы белән, «Полимерфото», СК-4, РТИ заводларында, «Тасма», «Татхимфармпрепараты» ҖБларында төрле объектлар, энергетика объектлары, газ тыгызлау станцияләре төзелә. Казанда «Синтез» йөзү бассейны, Үзәк универмаг, Спорт сарае, Мәскәү районы администрациясе бинасы, мәктәпләр, балалар бакчалары, училищеләр, торак йортлар төзелә. Составында 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче санлы төзелеш-монтаж идарәләре, 2 нче механикалаштырылган күчмә колонна (Шәмәрдән), җитештерү комплектациясе идарәсе, кече механизациянең хуҗалык исәбе участогы булган, уку-укыту комбинаты, җитештерүне инженер ягыннан әзерләү, «Строитель» һәм «Төзүче» гәзитләре, радио тапшырулары редакциясе, торак-коммуналь конторасы, 4 балалар бакчасы (№№ 165, 291, 304, 359), «Спутник» балалар аланы булган.[2][3][4]

2011 елда банкротлыкка чыгып эшчәнлеген туктаткан.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]