Сунь Аксельссон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сунь Аксельссон latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 10 август 1935(1935-08-10)[1][2][3]
Туу урыны Оскар-Фредрик[d], Гөтеборг[d], Гётеборг-Бохус[d], Швеция[1][2]
Үлем датасы 14 гыйнвар 2011(2011-01-14)[4][1][3] (75 яшь)
Үлем урыны Һөгалид[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[1]
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре тәрҗемәче, журналист, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, язучы, сценаричы, кинорежиссёр
Әлма-матер Эстүгүлем үнивирситите[d]
Активлык чорнының башы 1959
Жанр стихотворение[d], роман, хикәя[d] һәм мәкалә[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт estocolmo.se/sun/sun.html(швед.)
Нинди веб-биттә тасвирланган nordicwomensliterature.net/writers/axelsson-sun/
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Сунь Аксельссон Викиҗыентыкта

Миньон (Сунь) Вальгейде Аксельссон-Пипер (швед. Mignon Sun Walheide Axelsson Piper Walheide Axelsson Piper; 10 август 1935 ел, Гётеборг, Швеция14 гыйнвар 2011 ел, Стокгольм, Швеция[5][6]) — швед язучысы, тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сунь кала бакчачысы Карл Эдвин һәм Миньон Аксельссон гаиләсендә төпчек кыз була. Стокгольм университетын («әдәбият тарихы») тәмамлагач, Стокгольм мәктәпләрендә укыта һәм BLM һәм Ord & Bild басмаларында журналист булып, шулай ук берничә көндезге һәм кичке гәҗитләрдә — Expressen, Aftonbladet һәм Stockholms-Tidningen эшли. Paletten һәм Chaplin басмаларында тәнкыйтле мәкаләләр бастыра.

Аксельссон күп вакытын Грецияда һәм Латин Америкасы илләрендә үткәрә. 1960 елларда ул Сантьяго университетында эшли. Никанор Парра, белән якын мөнәсәбәттә, язучылар Пабло Неруда, Хорхе Тейльер, Энрике Лин, Хорхе Эдвардс һәм Виолетта Парра белән дус була. 1998 елда Сунь Аксельссон чили мәдәнияте алдындагы казанышлары өчен чили хөкүмәтеннән Габриэль Мистраль исемендәге диплом ала.


Шигърият җыентыклары, прозаик әсәрләре һәм берничә испан язучысы тәрҗемәләре бастырганнан соң, 1978 елда Аксельссон үзен «Тормыш турында хыял» исемле автобиографик романга багышлый. Бу — трилогиянең беренче өлеше. Киләсе өлешләре — «Баллы бүреләр» һәм «Елның төнге вакыты».

Язучы Федерико Гарсиа Лорка, Хорхе Луис Борхес, Гарольд Пинтер, Яннис Рицос, Октавио Пас, Хорхе Тейльер, Тереса Кальдерон, Томас Харрис, Серхио Бадилья Кастильо, Хуан Камерон, Серхио Инфанте һәм Карлос Хейвитс авторларының әсәрләрен испан, француз, инглиз һәм грек теленнән швед теленә тәрҗемә итте.

Сунь Аксельссон Швед радиосында 1979, 1985, 1986, 1993 елларда «Җәй» (швед. Sommar) популяр программасын алып бара. Шулай ук ул Швед телевидениесендә эшли, моннан тыш, язучылар Артур Лундквист һәм Пабло Неруда турында документаль фильм төшерә.

Язучы берничә әдәби бүләк ала. Ул бик күп шигърият фестивалләрендә катнаша — аерым алганда, Рим, Лахти, Струг (Югославия) һәм Канада калаларында.

Озаклы авыр авырудан соң 2011 елның 14 гыйнварында вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]