Сцелидозавр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сцелидозавр latin yazuında])
Сцелидозавр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Scelidosaurus Ричард Оуэн, 1860
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Тиреофорлар
Башлану вакыты 196500 тысячелетие до н. э.
Тәмамла(н)у вакыты 183000 тысячелетие до н. э.
 Сцелидозавр Викиҗыентыкта

Сцелидозаврлар (лат. Scelidosaurus) — орнитишийлар тәртибенең һәм тиреофорлар астәртибенең беренче вәкилләренең берсе. Ике тулы скелет, ике баш сөяге, берничә сөякләр һәм сөякле пластиналар буенча билгеле[1].

Исем тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1861 елда Дж. Хэррисон билгесез хайванның тулы булмаган калдыкларын тапкан. Алар шушы җанварның систематик урыны турында бернәрсә дә әйтә алмаганнар, әмма аның динозавр булуы турында гипотеза барлыкка килгән. Ричард Оуэн аңа scelidosaurus дигән исем кушкан. Соңрак Хэррисон тарафыннан тапкан скелетның динозаврларга карамаганын дәлилләгәннәр, ә «сцелидозавр» исемен 1985 елда тапкан динозаврга биргәннәр[1].

Тышкы кыяфәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биек түгел, ләкин озынлыкка дүрт метрга җиткән, акрын, йөгерә алмаган динозавр[1] юра чорының башында яшәгән. Ул дүрт аякта йөргән, әмма ике аякка баса да алган. Башка тиреофорларның кебек, аның арткы аяклары алгыларыннан зуррак иде[2]. Тешләре конус формалы, яфракларга охшаш булганнар. Баш сөякләре бер сөяккә бергәләштерелгән, аркасы шиплар һәм тамчыга охшаш пластиналар белән капланган иде. Пластиналар арасында алтыпочмаклы чешуя бар иде. Палеонтологларның фикеренчә, сцелидозавр (яки аның якын туганы) анкилозаврларның бабасы булырга мөмкин иде[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 [1](үле сылтама)
  2. [2]