Сырмавык
Сырмавык | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Asperula L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Мареновые[d] |
Таксономик төр | A. arvensis[d] |
Җимеш төре | чикләвекчек[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 71(2)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] |
Сырмавык (лат. Asperula) - мареначалар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, ярымкуакчыклар ыругы.
Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
90 га якын (башка мәгълүматлар буенча 200 гә кадәр) төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстан территориясендә 2 төре: кытыршы сырмавык (A. exasperata) һәм кыя сырмавыгы (A. petraea) бар. Кама аръягының көньяк-көнчыгышында очрый. Акбурлы ялангач урыннарда үсә.
Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
5-25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Тамырчасы – шуышма. Сабагы шома, 4 кырлы. Яфраклары бөтен, боҗрада. Чәчәкләре вак, ак, кызыл яисә алсу төстә, себеркәч чәчәк төркемендә. Таҗы көпшәле-бүрәнкәле яки кыңгыраусыман. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Декоратив, баллы үсемлекләр.
Кытыршы сырмавык ТРның Кызыл китабына кертелгән.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Сырмавык :: Татарская энциклопедия TATARICA