Эчтәлеккә күчү

Сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл (Уфа)

54°44′20″ т. к. 55°58′31″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл (Уфа) latin yazuında])
Һәйкәл
Сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл
УрынУфа, Совет районы, Җиңүнең 50 еллыгы скверы
СынчыЮ. Солдатов, Л. Дубинский
Төзелеш1993—2000 еллар
Материалбронза, карел ташы

Уфада сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл - Уфа шәһәренең Совет районында Җиңүнең 50 еллыгы скверында Башкорт дәүләт аграр университетының Яшьләр сарае артында урнашкан (элекке «Юбилейный» Мәдәният йорты).

Һәйкәл төзү турында карар Башкортстан Республикасының Югары Советы Президиумының «Уфа шәһәрендә сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл кору» карарына таянып 1993 елның 2 сентябрендә кабул ителә, Башкортстан Республикасы Югары Советы рәисе М. Рәхимов [1] тарафыннан һәм Башкортстандагы сәяси репрессия корбаннарының Ассоциациясенең мактаулы рәисе Х. Тупеев инициативасы белән имзалана [2].

Монументта башкорт һәм рус телләрендә:

Сәйәси репрессия ҡорбандарының иҫтәлегенә, Тик изге аҡыл тормошто һаҡлар …
Памяти жертв политических репрессий Только созидающий ум сохранит жизнь…

дип язылган.

  1. ↑ Постановление Президиума ВС РБ от 02.09.93 N 6-3/144 «О СООРУЖЕНИИ В ГОРОДЕ УФЕ ПАМЯТНИКА ЖЕРТВАМ ПОЛИТИЧЕСКИХ РЕПРЕССИЙ». Правовой портал Башкортостана. 2015-01-26 тикшерелгән.
  2. ↑ Памятник жертвам политических репрессий. Памятники жертвам политических репрессий на территории бывшего СССР. 2015-01-26 тикшерелгән.