Та Кео

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Та Кео latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гыйбадәтханә
Та Кео
Ta Keo Temple (I).jpg
Ил [[Камбоджа]]
Төбәк / район Сиемреап[d]
Дин Шиваизм
Нигезләнгән Джаяварман V
Төзелеш еллары ???—1000 ел

Та Кео (Кхмер телендә:ប្រាសាទតាកែវ) - ул (Камбоджа)да, Ангкорда тау гыйбадәтханәсе, мөгаен, Кхмер империясендә тулаем комташтан ясалган беренче гыйбадәтханә.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Такео Раджендраварманның угылының, Джаяварман V-нең дәүләт гыйбадәтханәсе, ул Пре Рупны төзегән. Пре Руп кебек аларның биш манарасы булган, алар шахмат тәртибендә тезелеп, биш яруслы пирамиданың иң өске дәрәҗәсендә төзелеп кисешкән террасалардан тора (я баскыч пирамидасы), аның тирәли саклану арыклары, бу Меру тавының символик сурәтләнеше. Аеруча массив кыяфәте ул тышкы бизәкнең юк булуга күрә, чөнки эш беткәндә перспектив эффектларның бизәкле кулланышыннан тыш кисү башланган иде генә.[1] Ул шулай аталган Хлеанг стиле мисалы дип танылган булган.

Та Кео планы

Гыйбадәтханәнең төп күчәре көнчыгыш-көнбатыш һәм 500 м түшәлгән юл буенча аның көнчыгыш керүен Көнчыгыш Барайда утыру мәйданы белән тоташтыра, аның белән Та Кео тыгыз мөнәсәбәттә булган.[2] Әйләнә-тирә саклану арыкларының ярлары хәзер беткән, аларның үлчәме 255 м га 195 м. Беренче терраса 122 м га 106 м. Аның латерит нигезендә комташтан стена тышкы биналарны тәшкил итә. Көнчыгыш як буенча ике озын галерея, аларның түбәләре агачтан һәм чирәптән ясалган. [3] Аларны балюстрада тәрәзәләре яктырткан булган. Икенче терраса 5,5 м га биекрәк. Беренче ике террасаның дүрт кардиналь ноктасында гопура бар. Һәр гопураның өч бәйсез юлы һәм кечерәюче яруслар белән үзәк манарасы бар. Шуннан соң галерея (1,4 м киңлектә) икенче террасаның эчке корылмасын тәшкил итә. Аның тәрәзәләре бары тик интерьерның эченә бар һәм үлчәмнәре 80 м га 75 м. Аның ишеге юк һәм саф бизәлеш булып тора. Ул Кхмер галереясының беренче мисалы булып тора (Пһимеанакас белән бергә. Та Кео алдыннан (мәсьәлән, Пре Рупта) озын корылмалардан соң дәвамлыклары булмаган озын биналары булган.[4] Шулай да, аның таш җыелмасы юк; аның түбәсе мөгаен агачтан һәм чирәптән тора. Икенче террасаның көнчыгыш ягында почмакларда ике бина, алар беренче террасаның озын галереяның кыскарак юрамасы булып тора. Төзү ысулына күрә күбрәк үзәк күчәргә[5] өске катларда фальш тәрәзәләр белән көнбатышка ачылучы ике кечкенә комташ "китапханә" бар. Соңгы пирамида икенче террасадан өч тар баскыч буйлап 14 м га калка. Аның нигезе 60 квадрат метр; күтәрелүе 47 м; квадраты һәм аскуймалар җир өстеннән 21,5 м. Күтәрелүгә алып баручы дүрт баскыч даими һәм бик текә. Көнчыгышның нигезендә тезләнүче Нанди (үгезе), ул Та Кеоның Шиваизм гыйбадәтханәсе икәнен раслый. Нинди булса да бизәлешнең юк булуы соңгы пирамиданы чынлап та массив итә. Шулай да, көнчыгышта чәчәк бизәкләренең бераз җимерелгән киселешләре күренә.[6] Күтәрелүдә дүрт почмак 0,8 м биеклектәге нигездә дүрт почмак тора һәм алар чыгып торучы вестибюльләр белән дүрт кардиналь нокталарга ачык. 4 м нигезеннән күтәрелгән үзәк манарада вестибюльләр икеләтелгән. Санктуарий пулатларында һәм манаралар тирәли лингаларның фрагментлары һәм берничә сын (4 м киңлектәге) табылган булган. Үзәк манара 45 м биеклеккә җитә.[7]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Та Кеода сын детале.

Джаяварман V-кә 968 елда әтисе Раджендраварманның варисы булгач ун ел булган. Аның хөкүмәтенең иртә еллары турбулент булган һәм сарай рәсмиләре патша сәясәте өстеннән доминантлаганнар. Аңа 17 яшь булгач (975 елда), ул үзенең дәүләт гыйбадәтханәсенең төзелешен башлаган, аның хәзерге исеме Та Кео, ул якынча 1000-енче ел белән даталана. Хәзерге язмаларда ул Хемагири яки Хемасрингагири ("алтын күтәрелүләр белән тау") дип атала.[8] Ул Сурьяварман I хөкеменә кадәр тәмамланмаган булган.[9]:135 Yogisvarapandita, Сурьяварман I-нең министры булган һәм аннан күп ел соңрак гыйбадәтханәне "кабул иткән" олы каһине Йогиварапандита) язмаларда әйткәче бетерелмәгән бинага яшен суккан, бу явыз сынамыш, шулай итеп эш туктаган. Бәлки эш Джаяварман V-нең үлеменә күрә туктаган булган, чөнки варислык өчен көрәш барган. Гыйбадәтханә культ үзәге буларак 13-енче гасырга кадәр даими эшләгән,[10] һәм гыйбадәтханәнең беренче дәрәҗәләрендә хәттә Йогишварапандита табынган. Хемасрингагирига бәйле төшенчә булып Джайендрангари тора (Санскритча аның мәгънәсе "җиңүче патшаның башкаласы"), патша сарае яки мөгаен Джаяварман V-нең яңа башкала шәһәре.[11]:367[12] Шулай да, бу зур гипотезаланган ансамбльнең калдыклары бик әз. Хәзерге вакытта бары тик көньяк-көнбатышта манара сакланган, ул Та Кеоның почмак манараларына охшаш һәм көньякка таба гадәти булмаган бер ишеге бар.[7]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Та Кеоның экстерьеры  
Та Кео  
Көньяк капкада монахлар  
Интерьерда хәрабәләр.  
Өстән комплекс манзарасы  
Көнчыгыш як  
Та Кео гыйбадәтханәсенң көньяк-көнбатыш манзарасы  

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Freeman, Jacques, 2006, p.133
  2. Dumarçay at al., 2001, pp.67
  3. Glaize, 1993, p.136
  4. Freeman, Jacques, 2006, p.135
  5. аксиаль симметрия юк: күтәрелүг таба төп күчәреннән биш манара 45 см га тайпылып тора, see Dumarçay at al., 2001, pp.68-69
  6. Freeman, Jacques, 2006, p.134
  7. 7,0 7,1 Dumarçay at al., 2001, p.68
  8. Higham, 2003, p.79. 1950-енче елларда галимнәр ул Пһимеанакас булырга мөмкин булган һәм Та Кео 11-енче гасыр гыйбадәтханәсе булган. Briggs, Lawrence Palmer (1952). «The genealogy and successors of Sivāchārya». BEFEO 46: 177–185. DOI:10.3406/befeo.1952.5161. ISSN 0336-1519. Проверено 2009-08-30.
  9. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  10. Dumarçay at al., 2001, p.70
  11. Higham, C., 2014, Early Mainland Southeast Asia, Bangkok: River Books Co., Ltd., [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9786167339443]]
  12. according to Claude Jacques in Jacques, Claude (1978). «Études d'épigraphie cambodgienne» (French). BEFEO 65: 281–332. DOI:10.3406/befeo.1978.3909. ISSN 0336-1519. Проверено 2009-08-30.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]