Тевтоннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тевтоннар latin yazuında])

Тевтоннар — борынгы алман кабиләсе.

Беренче мәртәбә (БЭК 4 гасыр) юнан тарихчысы Пифий тарфыннан телгә алынган. БЭК 2 гасырда тевтоннар Ютландия ярымутравының көнбатыш ярыннан Галлиягә басып кереп, кимвралар белән берләшкән. Шуннан соң тевтоннар кимвралар, һелветлар, амброннар һәм башка алман кабиләләре белән бергә Төньяк Италиягә юл алган. БЭК 102 елда Рим гаскәрбашы Гай Марийның гаскәре тевтонннарны җиңелүгә дучар итеп, Төньяк Италиядән куып чыкты. Моннан соң тевтоннар кабилә буларак телгә алынмый башлый. Тевтоннар исеме алман кабиләләренең гомумиләштерелгән атамасы буларак та кулланылган (мәсәлән_ лат. Ordo TeutonicusТевтон (алман) ордены).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]