Тина Кузнецова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тина Кузнецова latin yazuında])


Тина Кузнецова
Туган 16 август 1982(1982-08-16) (41 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре композитор, җырчы, аранжировщик

Тина Кузнецова, тулы исеме Христина Анатольевна Кузнецова (1982 елның 16 августы, Казан, ССРБ) — Россия җырчысы, композитор һәм аранжировкалар ясаучы. Zventa Sventana фолк-проектына нигез салучы. «Голос» тамашасының икенче сезоны финалисты. «Триумф» премиясе лауреаты. ЮНЕСКО ярдәмендә уза торган Jazz Day халыкара конференциясе спикеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тина Кузнецова 1982 елның 16 августында Казанда физик һәм пианистка гаиләсендә туа. 1997 елда Тина Казан музыка училищесына фортепиано бүлегенә укырга керә[1]. 17 яшендә Мәскәүгә күчеп килә һәм Эстрада-джаз сәнгате дәүләт музыка училищесына укырга керергә омтыла, әмма буш бюджет урыннары булмый. Тина пианист Ренат Гатауллин белән дуэт төзи һәм «Синяя птица» джаз-клубында фестивальдә чыгыш ясый. Нәтиҗәдә, Тина иң яхшы джаз вокалы өчен Гран-при ота. Аңа Эстрада-джаз сәнгате дәүләт музыка училищесына күчү мөмкинлеге бирелә, ул «эстрада-джаз вокалы» белгечлеге буенча III курста бюджет урын ала[2].

Мәскәүгә күчү белән джаз конкурсларында һәм фестивальләрдә актив катнаша. Тина халык музыкасы белән мавыга һәм Юрий Усачёв һәм Алёна Романова белән фолк-проект оештыра. 2006 елда команда «Страдания» альбомын чыгара. Zventa Sventana «Усадьба Jazz» һәм «Дикая мята» фестивальләрендә катнаша, шулай ук Аурупада күп чыгыш ясый. 2012 елдан 2017 елга кадәр проект туктатылып тора.

2013 елда «Голос» тамашасының икенче сезонында катнаша. Аңа жюриның барлык әгъзалары да борыла, ул үзенең остазы итеп Пелагеяны сайлый[3]. Җырчы финалга кадәр барып җитә, әмма җиңүче булмый. Тамашадан соң, 2014 елдан 2016 елга кадәр Тина соло программа белән чыгыш ясый.

2017 елда соло поп-проектны калдыра һәм Zventa Sventana торгызыла[4].

2018 елда ЮНЕСКО ярдәмендә уза торган Jazz Day халыкара конференциясе спикеры була[5].

2019 елның мартында Zventa Sventana төркеме «Мужа дома нету» альбомын һәм Иван Дорн белән шул ук исемдәге коллаборация чыгара. Төркем «Кичке Ургант»та чыгыш ясый[6], Мәскәүнең «Агломерат» клубында концертта тулы зал җыя һәм «Дикая Мята» фестиваленең хедлайнеры була[7]. MTV каналы Zventa Sventana «Ел музыканты» дип таный[8].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе — Кузнецов Анатолий Гаврилович, физик, эшмәкәр, МФТИ тәмамлаган.
  • Әнисе — Кузнецова Елена Борисовна (туганда Коваленко), профессиональ пианистка.
  • Абыйсы — Кирилл Кузнецов. Апасы — Мария Кузнецова.
  • Ире — Юрий Усачев, «Гости из будущего» төркеменә нигез салучы. 2010 елның көзендә аларның улы Габриэль туа.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2000 — «Невская Лира» Гран-при, Санкт-Петербург;
  • 2008 — «Триумф» премиясе лауреаты;
  • 2019— MTV ел музыканты (Zventa Sventana проекты белән бергә);
  • 2020 — Berlin Music Video Awards, Zventa Sventana клибы номинациясе.

Видеография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соло клиплар Zventa Sventana клиплары
2014 – Ваня 2019 – Мужа дома нету (Иван Дорн белән)
2014 – Живу улыбаясь 2019 – Сухотушка
2015 – Заиграю запою
2015 – Живи настоящим («Призрак» фильмыннан)
2016 – Мелодия души (Лигалайз белән)
2019 – Змея («Куртки Кобейна» белән)

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соло релизлар Zventa Sventana релизлары
2014 – Живу улыбаясь (EP) 2006 — Страдания
2019 — Мужа дома нету (EP)
2020 — Кукушка (сингл)
2021 — На горе мак

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]