Трэш-метал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трэш-метал latin yazuında])
(Треш-метал битеннән юнәлтелде)
Трэш-метал
Фото
Юнәлеш: Экстремаль метал
Чыганаклары: хеви-метал, хардкор-панк, панк-рок
Башлану вакыты һәм урыны: 80-еллар башы, АКШ байрагы АКШ,Алмания байрагы Алмания,Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Чәчәк ату чоры: 80-еллар уртасы
Асжанрлар: кроссовер-трэш
Чыгарылма: дэт-метал, блэк-метал

Трэш-метал (ингл. thrash metal) — металның күпчелек экстремаль төрләренә башлангыч биргән музыкаль юнәлеш. Беренче трэш төркемнәре San Francisco шәһәреннән булганнар. Бу шәһәр шулай ук Bay Area thrash кебек тә билгеле. трэш төркемнәренә NWOBHM һәм hardcore punk тәэсир ясаган. Трэш-метал шулай ук блэк-метал, дэт-метал кебек музыка жанрларына йогынты ясаган.

Трэш-метал 80-нче еллар уртасындагы яңа буынга зур йогынты ясый, шуның ярдәмендә металның яңа, экстремальрәк һәм радикаль жанрларын, мәсәлән, дэт-метал һәм блэк-металны (танылган блэк-метал-төркемнәр: Burzum, Mayhem, Darkthrone) барлыкка китерә.

Көйгә тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трэш музыкасынын нигезе булып стаккато ярдәмендә уйнала торган усал гитара тавышы тора. Шулай ук бу стильдә язылган җырларның/көйләрнең өлеше булып тиз уйнала торган riff лар һәм югары Ладларда тиз уйнала торган соло тора.

Җырчы тавышына тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчы вокалы гадәттә нык явыз һәм кайчакта усал булып янгырый. Әмма Death яки Black Metal белән чагыштырганда сүзләр һаман да аңлаешлы булып ишетеләләр.

Трэш металлга нигез салган музыкаль төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Metallica [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төркемгә кадәр кайбер артистлар үз көйләренә трэш металга хас булган элементларны өстәгән булганнар. Шуна карамастан Metallicaнын 1983 елда чыккан Kill 'Em All (ингл. Үтер Барысын) альбомы беренче трэш метал альбомы булып чутлана. Metallicaнын элеккеге катнашучысы Dave Mustaine Metallica очен берничә җыр язганнан соң бу төркемнән китеп үзенең Megadeath төркемен барлыкка китерә. Metallica алга таба шул ук музыкаль стильдә берничә альбом чыгарырга өлгерә, әмма соңыннан аларның уйнау һәм җырлау стильлары әкренләп үзгәрә бара. Моңа карамастан Metallica әгъзалары үз эшләрен нәрсәдән башлаганны онытмыйлар, яңа җырларында кайбер трэшка хас булган элементлар очрый.

Slayer[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Slayer Metallicaга караганда күпкә түгел әкремаллырак, һәм аларның дебют альбомы Show No Mercy 1983 елда чыга. Аларның 1986 елда чыккан Reign In Blood альбомы дөньядагы иң яхшы трэш альбом дип санала. Metallica кебек, Slayer төркеме озын гомергә ия һәм яшь замандашларына һаман да трэшны ничек уйнарга кирәк икәнең күрсәтә.

Трэш-металның зур дүртлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыңлауга тәкъдим ителгән музыкаль альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Metallica - Master Of Puppets
  • Slayer - Reign In Blood
  • Megadeth - Peace Sells...But Who's Buying
  • Anthrax - Among The Living
  • Exodus - Bonded By Blood
  • Nuclear Assault - Handle With Care
  • Annihilator - Alice In Hell
  • Stormtroopers of Death (SOD) - Speak English Or Die
  • Testament - The Legacy
  • Overkill - Horrorscope
  • Sepultura - Beneath The Remains
  • Kreator - Pleasure To Kill