Burzum

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Burzum latin yazuında])
Burzum
логотип
рәсем
Варг Викернес төрмәдә, 2009 ел
Төп мәгълүмат
Жанрлар

Блэк-метал[1]
Эмбиент[1]
Дарк-эмбиент[1]
Неофолк[1]
Атмосфералы блэк-метал[1]

Ил

Норвегия байрагы Норвегия

Кайдан

Берген

Телләр

инглиз теле
норвег теле
борынгы скандинав теле

Лейблы

Deathlike Silence
Cymophane
Misanthropy
Byelobog

Состав

Варг Викернес


BurzumНорвегиядән музыкант һәм язучы Варг Викернесның музыкаль проекты. Проектның исеме Джон Толкинның «Йөзекләр хуҗасы» трилогиясеннән алынган. «Burzum» сүзе кара сөйләштә «караңгылык» дип тәрҗемә ителә (Кара сөйләм — Джон Толкин уйлап тапкан тел)[2].

Викернес үзенең музыкасын 1988 елда ук, Burzum оешканга кадәр (рәсми нигезләнү датасы Burzum 1991 ел) иҗат иткән. Burzum проекты иртә блэк-метал-сәхнәсенең аерылгысыз өлеше булып тора, аның үсешенә Mayhem, Darkthrone, Immortal, Emperor һәм Gorgoroth кебек төркемнәр белән бергә йогынты ясый.

Викернес үзенең беренче 4 релизын 1992 елның гыйнварыннан 1993 елның мартына кадәр яздыра, әмма алар һәр альбомны яздыру һәм чыгару арасында озак айлар узгач таратыла. 1994 елның маенда Варг Викернес Mayhem төркеме гитаристы Эйстейн «Евронимус» Ошетны үтергән өчен, шулай ук өч чиркәүне яндырган өчен 21 елга төрмәгә хөкем ителә.

Төрмәдә утырганда Викернес үзенең музыкаль эшчәнлеген дәвам итә һәм синтезатор ярдәмендә генә дарк-эмбиент жанрында 2 студия альбомы яздыра, чөнки башка уен кораллары төрмә администрациясе тарафыннан рөхсәт ителми. 2009 елда төрмәдән азат ителгәч, ул тагын өч блэк-метал жанрында альбом һәм берничә эмбиент/электрон альбом яздыра.

Викернес ак милләтчелек тарафдары буларак билгеле булса да, ул бу карашларны пропагандалау өчен Burzum'ны кулланмый.

Burzum беркайчан да үз музыкасын тере килеш башкармаган һәм, Викернес әйтүенчә, «аны башкарырга җыенмый»[3].

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыентыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демо[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 — Demo I
  • 1991 — Demo II
  • 1992 — Burzum

Төркем әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даими катнашучы:

  • Варг Викернес — вокал, гитара, бас-гитара, барабаннар, синтезатор (1991—хәзерге вакыт)

Сессион музыкантлар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Burzum 2016 елның 24 ноябрь көнендә архивланган., Biography by Steve Huey.
  2. Vikernes, Varg (Декабрь 2004). A Burzum Story: Part I. burzum.org. 2013-05-25 тикшерелгән.
  3. ThuleanPerspective (2018-03-16). Burzum Live!? (Happiness). 2018-03-19 тикшерелгән.
  4. Burzum - Дискография - Официальные Работы - "The Land of Thulê" 2023.