Тубылгытау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тубылгытау latin yazuında])

Тубылгытау — исемнәре татар халык риваятьләрендә сакланган болгар шәһәрләре арасында иң кечкенәсе.

Ул Шушма елгасы бу­енда, хәзерге Яңа Чишмә районы­ның Югары Никиткино авылы янында, яшәгән булган. Бу авылның исемен борынгы болгар шәһәре хөрмәтенә Тубыл­гытау дип үзгәртәләр.

Шәһәрлек өч яктан Шушма ел­гасы ярына тоташа торган текә тау-чокырлар, ә бер ягыннан агач һәм балчык ныгытмалар белән әй­ләндереп алынган. Аның мәйданы 2 гектардан артмый. Ул зур шәһәр түгел, ә хәрби ныгытма булган. Тубылгытауның тарихына бәйләнешле мәгълүматлар язма документлар да сакланмаган. Археологлар да аны ныклап өйрәнмәгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]