Тәрҗемәи хәл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәрҗемәи хәл latin yazuında])
Тәрҗемәи хәл
лат. biographia
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә мемуары[d]
Моның каршысы heterobiography[d]
 Тәрҗемәи хәл Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл, шулай ук автобиография (гарәп. ترجمة ذاتية‎) — үз тормышыңның төп вакыйгалары турында кыскача хроникаль белешмә рәвешендә язу. Автобиографияне укырга кергәндә, эшкә кабул иткәндә, хәрби хезмәткә чакырылганда, бүләккә тәкъдим иткәндә һ. б. ш. очракларда таләп итәләр. Тәрҗемәи хәл текстында түбәндәгеләр күрсәтелә:

  • язган кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
  • туган урыны, вакыты (ел, ай, көн);
  • кайда укуы;
  • хезмәт эшчәнлеге, хәзерге вакытта эшләгән урыны;
  • башкарган җәмәгать эше;
  • гаилә хәле турында мәгълүмат.

Автобиография беренче зат исеменнән языла.

Мисал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәрҗемәи хәлем
Мин, Хәбибуллина Әлфирә Газиз кызы, 1992 нче елның 12 нче мартында Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туганмын.
1999 нче елда мин Казан шәһәрендәге 73 нче татар-рус мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Хәзер 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әдәбият, тарих, математика фәннәрен яратам.
Безнең мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Мин “Оста куллар”, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләренә йөрим.
Мин – гаиләбездәге дүрт баланың өченчесе. Әтием Газиз 26 нчы заводта эретеп ябыштыручы, ә әнием 5 нче фабрикада тегүче булып эшли. Олы абыем белән апам КДУда, ә энем 73 
нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында укый.
20 нче март, 2008 нче ел.                                                 Имзам: ________________

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]