Төньяк Кавказ эчке гаскәрләр хәрби институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Кавказ эчке гаскәрләр хәрби институты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төньяк Кавказ эчке гаскәрләр хәрби институты
Проспект Мира 2, Владикавказ.jpg
Төр Югары хәрби-уку йорты
Эшләү еллары 3 май 19389 июль 2011
Адрес 362005, Россия, Төньяк Осетия, Владикавказ шәһәре, Проспект Мира, 2

Төньяк Кавказ эчке гаскәрләр хәрби институты (рус. Северо-Кавказский военный институт внутренних войск) — ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре һәм Россиянең Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре өчен офицерлар әзерләүне гамәлгә ашыручы югары хәрби-уку йорты, 1938 елның 3 маенда нигез салынган.

2 май — еллык бәйрәм көне.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 3 маенда Советлар Берлеге Эчке эшләр халык комиссарының 157 номерлы боерыгы белән Яңа-Петергофның К.Е. Ворошилов исемендәге НКВД чик буе һәм эчке гаскәрләр хәрби-сәяси училищесының пехота бүлегеннән Орджоникидзе шәһәрендә даими урнашкан С.М. Киров исемендәге НКВД чик буе һәм эчке гаскәрләр Орджоникидзе хәрби училищесы төзелә. 1938 елның 18 сентябрендә ССРБ НКВДның чик буе һәм эчке гаскәрләре ихтыяҗлары өчен офицер кадрларының беренче чыгарылышы уза[1].

Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 елдан 1943 елга кадәр, училище курсантлары һәм укытучылары Төньяк Кавказ һәм Орджоникидзе шәһәре өчен барган сугышларда катнашалар. 1941—1945 елларда училище диварларыннан фронт өчен биш меңнән артык офицер кадрлары чыгарыла. 1951 елдан башлап Орджоникидзе хәрби училищесында уку ике ел бара, 1954 елдан уку өч елга кадәр озайтыла. 1961—1973 елларда Орджоникидзев хәрби училищесы урта хәрби-юридик белемле офицер кадрлар әзерли[1].

1968 елның 22 февралендә Советлар Берлеге Югары Советы Президиумы Указы белән С.М. Киров исемендәге Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр Орджоникидзев хәрби училищесы Кызыл байрак орденына лаек була. 1974 елда ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Орджоникидзев хәрби училищесы югары хәрби училищега күчерелә, анда уку вакыты дүрт елга кадәр озайтыла, 1992 елдан уку вакыты биш елга кадәр озайтыла[1].

1999 елның 2 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министры боерыгы белән С.М. Киров исемендәге Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләрнең Орджоникидзе Кызыл Байрак югары хәрби училищесы Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр Төньяк-Кавказ хәрби Кызыл Байрак институты итеп үзгәртелә.

1988 елдан хәрби институтның профессорлар-укытучылар составы Сумгаит, Тбилиси, Фергане, Сухуми, Карабахе һәм Бакуда милләтара конфликтлар чорында махсус командировкаларда, шулай ук Чечня республикасында хәрби-хезмәт бурычларны үтәүдә катнаша[1].

1938 елдан алып 2011 елга кадәр хәрби институт тарафыннан гаскәрләргә егерме тугыз мең офицер кадры чыгарылган. Хәрби институтны тәмамлаган сигез кеше Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек була (берсе ике тапкыр), унөч кеше Россия Федерациясе Герое, йөз иллегә якын чыгарылыш сыйныф укучысы генерал исеменә лаек була[1][2]. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 октябрендәге 1746-р номерлы күрсәтмәсе карары белән Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр Төньяк-Кавказ хәрби институты бетерелә[3].

Институт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Байрак ордены 22 февраль, 1968 ел

Танылган укучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп чыганак:[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Северо-Кавказский военный институт внутренних войск Министерства внутренних дел Российской Федерации (СКВИ ВВ МВД России).
  2. 15-й регион: «Северо-Кавказский военный Краснознамённый институт отметил своё 80-летие». Росгвардия.
  3. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 6 октября 2011 г. N 1746-р г. Москва. Российская газета.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • МВД России : Энциклопедия / Гл. ред. В. Ф. Некрасов. - М. : Объед. ред. МВД России : ОЛМА-Пресс, 2002 г. — 623 с. — С.86 — ISBN 5-224-03722-0
  • Календарь памятных дат российской военной истории: Люди, события, факты / Рос. гос. воен. ист.-культ. центр при Правительстве Рос. Федерации (Росвоенцентр); Сост.: Алексеев Ю.А. и др. - 2. изд., испр. и доп. - СПб. : Logos, 2001 г. — 589 с. — С.543 — ISBN 5-87288-204-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]