Төрек-Татар лицейлары
Төрек-Татар лицейлары дип Төркия ярдәме белән оештырылган мәктәпләрне атыйлар. 2004 елда Татарстанда 8 татар-төрек лицее эшли иде. Иң беренчесе, Эртугрул Гази исемендәге 2 номерлы лицей-интернат (Казан) Казанда 1992 елда ачылган.
Барлык лицейларда укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Бетерүчеләрнең 100% чамасы Татарстан һәм чит ил университетларына керә. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадларында күп беренчелекләрен оттылар.
Лицейлар татар телен Яңалиф нигезендә өйрәтү экспериментында катнашкан мәктәпләр арасына керәләр.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2нче лицей 2004 елда җөмһүриятнең иң яхшы мәктәбе исеменә лаек булды, һәм физика фәне укытучысы Осман Аслан иң яхшы физика укытучысы буларак сайланган.
Керү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лицейга керү 6нчы сыйныфны бетерүчеләр арасында математика фәненнән олимпиада рәвешендә уза.
Моны да кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|