Төркем бәхәсе:Татар фильмнары

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар фильмнары latin yazuında])

бу төркемне бетерү яхшы булыр иде[вики-текстны үзгәртү]

Төркем:Татар телендәге фильмнар бар бит инде. монысы шуны почти кабатлай диеп уйлайм. (юри "айм" дип язам). боларның берсенә генә кергән кинолар бик аздыр дип уйлайм. әнә шул ибн фадлан гына бар бугай хәзер. анысы да мөһим түгел диеп уйлайм. мин ул киноны карамадым, но аның "татар фильмы" диеп атала алуы бик аз һәм мөһим булмаган һәм файдасы әз булган мәгълүмат бирә диеп уйлайм, мәсәлән, аның авторлары татарлар булуын. минемчә, башка милләт кешеләре татар телендә уйнап кино төшерүләре ихтималлыгы якын вакытта бик аз, ә менә татарларның рус телендәге кинолар ясавы ихтималлыгы зур. мин бу төркемне бетерер идем дип язган идем, әмма фикерем үзгәреп китте, "рус телендәге татар фильмнары" дип үзгәрткән очракта, бу төркемнең эше азрак, уңайлырак булыр иде дип уйладым. әмма фикерем тагын үзгәрде, чөнки андый кинолар бик аздыр, шактый булган очракта да, фильмны төшерүчеләрнең ни дәрәҗәдә, нинди мәгънәдә татар булуын ачыклау кыен диеп уйлайм. мәсәлән, бер кеше үзен татар диеп атарга мөмкин, әмма чынлыкта рус телле мәктәп тәрбиясе алган кеше булырга мөмкин. татар телен, мәдәниятен, татар матбугатын белмәскә мөмкин, кем аларны тикшерер? башка телле википедияләрдә дә андый нәрсә юктыр диеп уйлайм. фильмның авторларының, заказчикларының үзләрен в кавычках кем диеп атаулары беркемгә дә кызык түгел, тем более, күпчелек очракта анда күпмилләтле коллектив булырга тиеш. шулай, бетерергә кирәк дигән фикеремә кайттым. --QDinar (бәхәс) 17 фев 2023, 11:28 (UTC)[җавап бирергә]