Төркия лирасы
Внешний вид
Төркия лирасы - Төркия Җөмһүриятенең акча берәмлеге. 1 лира = 100 куруш. Гамәлгә Ататөрк реформасы нәтиҗәсендә 1923 елның 29 октябрендә Госман лирасын алыштырып кертелде. Символы ₺; ISO 4217 буенча лираның коды — TRY.
Номиналлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2009 елның 1 гыйварыннан түбәндәге номиналлы банкнотлар йөри:
- 5 лира;
- 10 лира;
- 20 лира;
- 50 лира;
- 100 лира;
- 200 лира.
һәм түбәндәге номиналлы монеталар:
- 1 куруш;
- 5 куруш;
- 10 куруш;
- 25 куруш ;
- 50 куруш ;
- 1 лира.