УЕФА Чемпионнар лигасы
УЕФА Чемпионнар лигасы | |
Нигезләнү датасы | 1955 |
---|---|
Спорт төре | футбол |
Гимн | УЕФА Чемпионнар лигасы һимны[d] |
Вакыйганың ешлыгы | 1 ел |
Оештыручы | УЕФА |
Катнашучылар саны | 55 |
Рәсми веб-сайт | uefa.com/uefachampionsleague(ингл.)(фр.)(алм.)(рус.)(исп.)(италь.)(порт.) |
Ай | Июнь |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 46 971 499 |
УЕФА Чемпионнар лигасы Викиҗыентыкта |
УЕФА Чемпионнар лигасы (ингл. UEFA Champions League) — УЕФА канаты астында үткәрелә торган Европада иң абруйлы клубара турнир.
Ярышның беренче үткән 1955/56 сезоныннан 1990/91 сезонга кадәр Европа чемпионнары кубогы дип аталган. 1991/92 сезонда исә ярыш «Amstel чемпионнар лигасы» исемен алды һәм форматны үзгәртелде — плей-офф этабына төрекем этабы барлыкка килгән.[1] 1992/93 сезоннан башлап, хәзерге исемен йөртә.
Ярыш тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Турнирдагы урыннар саны УЕФА коэффициентлар җәдвәлендә урынына күрә билгеләнә:
- 1-3 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 4 такым вәкил булып катнаша;
- 4-6 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 3 такым вәкил булып катнаша;
- 7-15 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 2 такым вәкил булып катнаша;
- 16-54 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 1 такым вәкил булып катнаша.
Турнир берничә этаптан тора һәм дурт сайлап алу раундыннан башлана. Такымнар 2 уен (өйдә һәм кунакта) үткәрергә тиеш. Ике очрашу суммасында җиңгән такым киләсе раундка үтә. Сайлап алу раундларны үткән такымнар турыдан-туры төркем этабына үткән такымнар белән төркем этабына керәләр. Шобага нәтҗәләре буенча, 32 такымны 8 төркемгә бүләләр. Төркем этабында 1-нче яки 2-нче урынны алган такымнар плей-оффка чыгалар. 3-нче урынна алган такым Европа лигасының 1/16 финалына китә. 1/8 финалда көндәшләрне жирәбә ысулы белән билгеләнәләр. Аның тәртибе буенча:
- Бер ил вәкилләре һәм бер төркемнән чыккан такымнар бер-берсенә каршы уйный алмыйлар.
- Төркемдә 1-нче урынын аглан такымнар башка төркемә 2-нче урынын алган такым белән очрашв.
- 1-урынны алган такымнар беренче уенны кунакта уйныйлар..
Такымнар 2 уен (өйдә һәм кунакта) үткәрәләр, уеннарның нәтиҗәләре буенча, бер такым 1/4 финалга юл ала. Чирек финалда җиңүчеләр ярым финалга үтәләр, финал уены исә нейтраль мәйданында үткәрелә. Ул УЕФА комиссиясе тарфыннан алдан ук гариза биргән дәгъвачылар арасыннан сайлана. Стадион УЕФА рейтингы буенча 5 йолдызына ия булырга тиеш.
Җиңүчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]