Фарсы мифологиясе
| Фарсы мифологиясе | |
|---|---|
| Мәдәният | иранские культуры[d] |

Фарсы мифологиясе — борынгы Олы Иран мифологиясе. Иран мифологиясе формалашуының башлангыч этабы Һинд-Иран җәмәгате чорына (б.э.к. II меңьеллык — б.э.к. I меңьеллыкның беренче яртысы) карый.[1].
Мифологиянең төп тексты — Фирдәүси тарафыннан X-XI гасырлар чигендә язылган «Шаһнамә» булып тора. Фирдәүсинең эше гаять зур дәрәҗәдә, авторлыкны күрсәтеп, Авестадан гына түгел, ә Бундахишн һәм Денкард кебек соңрак текстлардан Зәрдөштлек хикәяләренә һәм персонажларына таяна.
Иран мифологиясе реконструкциясе өчен төп чыганак булыып «Авеста» тора[1].
Иран һәм Фарсы иленең мифологиясе Һиндстан Ведик мифологиясенә якын (б.э.к. якынча 1000 ел). Ул уртак Һинд-Европа нигезеннән килеп чыккан[2]. Иран мифологиясенең борынгы катламының күп исемнәре Ведик гимннар арасында исемнәр белән уртак тамырларга ия. Мәсәлән, соңрак фарсы Җәмшиде булган Йима — борынгы Ведик Йама Ходае (Үлем Илаһы). Җәмшид хикәясе Борынгы Иран мифологиясенең иң тәмамланган риваятьләрнең берсе[3].
Иран һәм Ведик мифологияләр күп уртак сюжетларга ия: иң олы җиде Ходай; Галәмдә хөкем өчен ике кардәш, әмма үзара каршы торган Ходайлар төркеме көрәше; каһарманнарның аждаһалар белән орышы; җиргә күк суларының иңүе; җанның үлемнән соң ике юлы; үлемнән соң дөньяга могъҗизалы күпер һ.б. Митра, Апам-Напат, борынгы Иран Хаомасы һәм Ведик Сома; Иранлыларда (Ажи Дахака аждаһасы, «Веда»да Ахи Будхнья), һ.б.
«Хаггада»да тәкъдим ителгән Яһүд мифологиясе Иран мифологиясенә кардәш[3].
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Мифология Древнего Ирана. әлеге чыганактан 2020-07-23 архивланган. 2022-11-02 тикшерелгән.
- ↑ Кэмпбелл Джозеф. Тысячеликий герой. — ISBN 5446108566.
- 1 2 Патрик Колум. Великие мифы народов мира. — ISBN 545703139X.