Ферия дель Соль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ферия дель Соль latin yazuında])
Ферия дель Соль
Жанрлар

спорт, үгезләр көрәше

Үткәрү еллары

һәр елны, 1968дән башка

Ил

Венесуэла Венесуэла

Шәһәр

Мерида (Венесуэла)

Тел

испан

«Кояш патшабикәсе» бәйгесе үзәге

Ферия дель Соль (исп. Feria del Solкояш бәйрәме) — Венесуэланың Мерида шәһәрендә һәр елның февраль аенда үткәрелгән халыкара мәдәният фестивале. Фестиваль программасына үгезләр көрәше, күргәзмәләр, концертлар, парадлар, спорт ярышлары һәм «Кояш патшабикәсе»н сайлау керә.

Toros Román Eduardo Sandia мәйданы, Мерида

Бер яшьләр төркеме үгезләр көрәше мәйданын төзгәндә, фестиваль идеясе туды. Андый мәйданнар һәр Венесуэла шәһәрендә диярлек бар, ләкин оештыручылар аны махсус бәйрәмгә яраклаштырдылар.

1968 елда Ферия дель Соль фестивале уза алмады, ләкин шул елның 13 апрелендә үгезләр көрәше узды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]