Франсуа Олланд
| Франсуа Олланд | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | François Gérard Georges Nicolas Hollande |
| Әйтелеш | |
| Туган | 12 август 1954 (71 яшь) Руан, Франция |
| Яшәгән урын | Елисей сарае[d] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Пантеон-Ассас үнивирситите[d], Сәяси тикшеренүләр институты, Югары тиҗари тикшеренүләр мәктәбе[1], Милли идарә мәктәбе[d][2], Жан-Батист-де-ла-Салль де Руан мәктәбе[d] һәм Пастер литсие[d] |
| Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
| Сәяси фирка | Sotsialistik firqä[3][4] |
| Җефет | Жюли Гайе[d][5] |
| Өйдәш | Сеголен Руаяль[d][6], Валери Триервейлер[d][7] һәм Жюли Гайе[d][7] |
| Балалар | 1) Томас (1984 елда туган) 2) Клеменс (1985 елда туган) 3) Жульен (1987 елда туган) 4) Флора (1992 елда туган) |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Филипп Олланд[d] |
Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).
2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза[8]. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51.7% җыеп, җиңү яулый[9]. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[10] 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[11]
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.
1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.
2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[10] 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[11] 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.hec.fr/Grande-Ecole/FAQ
- ↑ https://www.lejdd.fr/Politique/ENA-le-classement-et-le-bal-des-enveloppes-800443
- ↑ https://web.archive.org/web/20161107174207/http://www.ambafrance-cn.org/Francois-Hollande-Biographie.html
- ↑ https://www.workwithdata.com/person/francois-hollande-1954
- ↑ France 3 — 1992.
- ↑ Ségolène Royal annonce sa séparation d'avec François Hollande — 2007.
- 1 2 массакүләм мәгълүмат чаралары
- ↑ Франциядә президент сайлауда икенче турга Олланд һәм Саркози чыга
- ↑ Франциядә президент сайлавында Франсуа Олланд җиңә
- 1 2 French President Francois Hollande says he will not seek second term (en-AU) (2016-12-02).
- 1 2 Après l'échec de Hamon, Hollande se met en marche pour Macron (Fr) (2017-04-24).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2011 елның 30 сентябрь көнендә архивланган (фр.)
- Франсуа Олланд: Франция президентлыгына "нормаль" намзәт
