Функция (математика)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Функция (математика) latin yazuında])

функциясенең графигы.

Функция — иң мөһим математик төшенчәләрнең берсе, х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйм­мәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар.

х үзгәрешлесен бәйсез үзгәрешле яки аргумент дип атый­лар, у үзгәрешлесен бәйле үзгәрешле дип атыйлар. Шулай ук у үзгәрешлесен х үзгәрешлесеннән функция була дип тә әйтәләр. Бәйле үзгәрешленең кыйммәтләрен функциянең кыйммәтләре дип атыйлар.

Әгәр х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеге функ­ция булса, аны кыскача болай язалар: у = f(х). (Болай укый­лар: у х тан f ка тигез.) f(x) символы белән х ка тигез булган аргументның кыйммәтенә тиңдәш функциянең кыйммәтен тамгалыйлар.

Термин беренче тапкыр Готфрид Вильгельм Лейбниц тарафыннан 1692 елда кулланыла.[1].

Функциянең графигы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абсциссалары — аргументның кыйммәтләренә, ә ординаталары функциянең тиңдәш, кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеген функциянең графигы дип атыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. А. Зорич,I бүлек. § 3. Фунция, Математик анализ,I