Фәза тишеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәза тишеге latin yazuında])
Фәза тишеге: гади корт тишегенең ике үлчәмле кисеме (вакыт һәм бер почмакча координата күрсәтелмәгән): ике керү ("тамак") "авыз" белән тоташтырылган һәм Галәмнең ераклашкан өлешләрен бәйли.

Фәза тишеге яки корт тишеге, тычкан өне (инглизчә wormhole, сүздән сүз тәрҗемәсе корт тишеге - чит телдәге фәнни әдәбияттә очрый) — фараз ителә торган фәза-вакытның топологик үзенчәлеге, вакытның һәр мизгелендә фәзада "түнил" (тишек) булып тора.

Бердәм фәзаның өлешләре "корт тишеге"ннән тыш та тоташтырылып булалар, ә аерым ераклашкан фәзалар тик "корт тишеге" ярдәмендә бәйләнгән була алалар.

Фәза тишеге Гомуми чагыштырмалылык теориясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үтмәслек корт тишеге (Лоренц, Шварцшильд корт тишеге яки Эйнштейн-Розен күпере)
Үтәрлек корт тишеге моделе (Түбинген Университетын Франциянең төньяк ком яры белән тоташтыра, Моррис-Торн корт тишеге)

Гравитацион кырны тасвирлаучы Гомуми чагыштырмалылык теориясендә шушы "корт тишекләре" булырга мөмкин, ләкин үтәрлек корт тишеге булуы өчен ул энергиянең тискәре тыгызлыгы белән экзотик матдәдән торырга тиеш.

Шушы энергия тискәре тыгызлыгы гравитацион этешү көчен булдыра һәм корт тишегенә кысылып юкка чыгарга бирми.

Квант гравитациясенең берничә вариантларында да корт тишекләре сыман чишелеше килеп чыга, ләкин гравитациянең бердәм квант теориясе әлегә эшкәртелмәгән.

Фәза тишегенең иң тар өлеше "авыз" дип йөртелә.

Корт тишекләре "галәм эчендәге" (intra-universe) һәм "галәм ара" (inter-universe) төрләргә бүленә. Галәм эчендәге корт тишегенең "авыз"ын кисеп үтмичә, керүләрен сызык белән тоташтырып булмый, ә галәмара корт корт тишегенең "авыз"ын кисеп үтмичә, керүләрен сызык белән тоташтырып була.

Шулай ук фәза тишекләре үтәрлек һәм үтмәслек төрләргә бүленә. Үтмәслек корт тишеге бик тиз кысылып юкка чыга, яктылык тизлегеннән кечерәк тизлеге белән хәрәкәтләнүче сигнал бер керүдән икенче керүгә җитә алмый, тишек коллапслый.

Үтмәслек фәза тишегенең мисалы - Эйнштейн-Розен күпере киңәйтелгән Шварцшильд метрикасында.

Үтәрлек фәза тишеге - Моррис-Торн корт тишеге.

Вакытта сәяхәт мөмкинлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үтәрлек, галәм эчендәге фәза тишеге вакытта сәяхәтнең фараз ителүче мөмкинлеген бирә: әгәр корт тишегенең бер керүе я бүтән керүенә карата тиз хәрәкәтләнсә, я көчле гравитацион кырда торган очракта (анда вакыт узышы әкренәя), вакыт корт тишегенең төрле керүендә төрлечә бара.

Шулай ук корт тишеге йолдызара сәяхәткә гипотетик мөмкинлекне бирә, бик ераклашкан йолдызлар фәза тишеге ярдәмендә тоташтырылып була, шушы ысул фәнни фантастикада еш тасвирлана.

Корт тишегенең метрикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корт тишеге метрикасы теорияләре фәза-вакытның геометриясен тасвирлыйлар һәм вакытта сәяхәт өчен теоретик модельләр булып торалар.

Мәсәлән, үтәрлек корт тишегенең метрикасы:

Үтмәслек корт тишегенең метрикасы бер мисалы - Шварцшильд чишелеше:

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корт тишеге төшенчәсе күп кенә фантастик фильмнарда кулланылган: Интерстеллар, Йолдызча капка, Контакт, Йолдызлар юлы, Мәскәү-Кассиопея, Чернобыль - читләштерү зонасы һ.б.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]