Габбасовлар (Түнтәр)
(Фәйзрахман һәм Габдулла Габбасовлар битеннән юнәлтелде)
Әлеге бит Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылы Габбасовлар нәселе вәкилләре исемлеге булып тора.
- Габбасов Габдулла Закир улы — хәрби хезмәткәр, полковник.
- Габбасов Фәйзрахман Закир улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
- Габбасова Рәбига Сибагат кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
Габбасовлар нәселенең тагын берничә вәкилен искә алып китәргә кирәктер. Революциягә кадәр Габбасов Зариф һәм Габбасов Гариф Малмыжда сәүдә белән шөгыльләнгән. Революциядән соң Габбасов Габдрахман (Фәйзрахманның бертуганы) Колчак (акгвардиячеләр) армиясе офицеры булып хезмәт иткән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
- Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
- Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.