Фәния Гайнанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәния Гайнанова latin yazuında])
Фәния Гайнанова
Туган телдә исем Фәния Гариф кызы Гайнанова
Туган 15 ноябрь 1929(1929-11-15)
Татарстанның Арча районы Олы Әтнә авылы
Үлгән 4 май 2007(2007-05-04) (77 яшь)
Һөнәре журналист

Фәния Гариф кызы Гайнановататар тәрҗемәчесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1980 елдан).

Ул 1929 елның 15 ноябрендә Татарстанның Арча районы Олы Әтнә авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтнә һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә укып ун класс белем алгач, 1946 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуын уңышлы тәмамлап, берничә ай шул ук университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә эшләгәннән сон, Фәния Гайнанова 1952 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә һәм утыз ике елдан артык берөзлексез нәшриятның матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкара. 1962 елдан ул КПСС әгъзасы.

Фәния Гайнанова укучыларга тәрҗемәче буларак мәгълүм. 1953 елдан башлап аның тәрҗемәсендә чит ил, рус һәм илебездәге башка милләт язучыларының дистәдән артык китаплары басылып чыкты. Алар арасында «Мисыр хикәяләре», Л. Голосницкийның «Үткән заманга сәяхәт» повесте, «Әзәрбайҗан хикәяләре», Жүл Вернның «Капитан Грант балалары» (II кисәк),«Серле утрау», Иван Тургеневның «Язгы сулар» повесте һәм И. Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» («Обыкновенная история») романы тәрҗемәләре аеруча игътибарга лаек. Фәния Гайнанова үзенең тәрҗемәләрендә авторның стилен, язу манерасын-көен тоеп эш итә, оригиналдагы тел-сурәтләү чараларының образлылыгын, эмоциональ көчен ана телебездә мөмкин кадәр тулырак, тәңгәлрәк итеп яңгыратырга тырыша.

Нәшрият редакторы буларак, Фәния Гайнанова татар язучыларының әсәрләрен матбугатка чыгаруда озак еллар буе армый-талмый эшләп килә. Телне, әдәбият тарихын һәм аның бүгенгесен яхшы белү, нечкә әдәби зәвык аңа теге яки бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен кулъязма хәлендә ук дөрес бәяләргә һәм редакцияләү процессында үзенең конкрет тәкъдимнәре белән авторга ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Фәния Гайнанова СССР Министрлар Шурасы каршындагы Матбугат комитетының «Матбугат отличнигы» (1967) дигән значок һәм Татарстан АССР Югары Шурасы Президиумының Почет грамотасы (1957) белән бүләкләнде.