Фәридә Мөхәммәтшина
Внешний вид
Фәридә Мөхәммәтшина | |
---|---|
Туган | 1959 Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | рәссам |
Фәридә Мөхәммәтшина – татар рәссамы. 1959 елда Казан шәһәрендә туа. 1974–1978 елларда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлегендә укый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1980–1985 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының (ЛГИТМиК) курчак театрлары кафедрасында белем ала.
- 1985–1988 елларда Ленинград өлкә курчак театрында рәссам булып эшли.
- 1988 елдан алып 1999 елга кадәр Ярославль театр институтында укыта.
- 1999 елдан Чаллы курчак театрына рәссам булып килә.
- Выборг, Мурманск, Түбән Тагил, Барнавыл, Ярославль курчак театрлары белән дә хезмәттәшлек итә.
- 2001 елдан Фәридә Мөхәммәтшина Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының костюмнар буенча рәссамы.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәхнә журналы. Фәридә Мөхәммәтшина. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.