Фәрит Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Йосыпов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәрит Йосыпов
Фәрит Йосыпов.jpeg
Туган 1939
Олы Карагуҗа, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Фәрит Йосыпов, Фәрит Йосыф улы Йосыпов (1939 елның 26 апреле (15 май), ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Яшел Үзән районы, Зур Карауҗа) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

26 апрель көнне якташыбыз, атаклы тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе  Фәрит Йосыф улы Йосыповка  80 яшь тула. Әйтергә кирәк, аның туган көне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне белән  туры килүе һич тә гаҗәп түгел. Ул гомере буе  татар һәм төрки халыклар язмышына бер дә битараф кала алмаган, дөнья күләмендә сибелгән  халкыбызны берләштерү, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча да зур эшләр башкаручы шәхес.

Фәрит Йосыф улы Йосыпов 1939 елның 26 нчы апрелендә (документына 15 май дип язалар, галимебезнең үз искәрмәсе) Татарстан Респуликасының Зеленодол районы Зур Карауҗа авылында туа. Зур Карауҗа урта мәктәбен тәмамлый. 1956 – 1961 елларда Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый. 1972 елда "Көнъяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре" дигән темага кандидатлык, 1988 елда "Татар фигыльләрен ареал ысул белән өйрәнү" дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. Фәрит Йосыф улы фәнни эшчәнлеген СССР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр буларак башлап җибәрә. 1972 – 1984 елларда Алабуга педагогия институтында чит телләр факультеты деканы, 1984 – 1995 елларда Татарстан Милли мәктәпләр институтының директоры булып эшли. Берничә ел Төркия университетларында һәм Төркия Чит илләр министрлыгында эшли. 1995 елдан –Казан дәүләт университеты профессоры. 2015 нче елдан мәдәният министрлыгының традицион мәдәни үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елдан башлап Фәрит Йосыф улы татар теленең диалектларын һәм сөйләшләрен лингвистик география һәм ареал лингвистика методларын кулланып өйрәнү белән шөгыльләнә. Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Марий-Эл, Удмуртия Республикалары, Рязань, Тамбов, Нижний Новгород, Киров, Чиләбе, Свердловск, Курган. Төмән, Омск, Новосибирск, Кемерово өлкәләренә, Красноярск краена оештырылган фәнни диалектологик экспедицияләргә җитәкчелек итә. Бу өлкәләрдә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләре, халык авыз иҗаты, этнографиясе, тарихы буенча гаять бай материал туплый. Беренче эш итеп, Кырым татарлары яши торган төбәкләрне ачыклый. Баксаң, татар халкы Казахстан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстанда да күпләп гомер кичерә икән. Ул бу якларда гомер кичерүче татар халкы белән аралашып, сөйләм телләрен өйрәнеп, алар турында фәнни хезмәтләр язып, аларны бөтен дөньяга таныткан, телләрен, яшәү-көнкүрешләрен ачкан. Тиздән бу төбәкләрдә дә кырым-татар балалары үз телләрендә белем ала башлый, тарихларын өйрәнә. Программа-дәреслекләр, “Әлифба”лар басылып чыга. Фәрит Йосыпов – үзенең бөтен эшчәнлеген Россия, БДБ һәм чит илләрдә таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә, татар телен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытуга багышлап язылган хезмәтләре белән танылган гали м, диалектологик экспедицияләр җитәкчелекчесе. Аның 8 китабы мәктәп, балалар бакчасы өчен; 16 китап исламга багышланган; фәнни китаплары белән 50 ләп китабы басылып чыккан, 500дән артык фәнни хезмәт авторы. Ул һаман хезмәттә... Аның соңгы елларда басылган Новосибирски татарлары турында “Барабар татарлары”, “Сафакүл татарлары. Тарих, тел, халык иҗаты” китаплары читтә яшәүче татарларыбыз турында күп нәрсәләр белергә мөмкинлек бирә. 2018 нче елда 4 томлык “Себер татарларының рухи мәдәни җәүһәрләре”дигән, шунда яшәүче халык мирас тупланган, китабының яңа гына дөнья күрүе дә аның зур хезмәт җимеше. Тагын дәвамы итеп күздә тотылган алты том өстендә эшли галимебез.

Төркия белән элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Йосыпов кебек шәхесләр турында сөйләгәндә, алар халкы, милләте өчен яши һәм эшли дип әйтәләр. Ул Төркиягә юл ачучыларның берсе булып таныла. Беренче булып Татарстан балаларын Истанбулга алып чыга. Балалар андагы шартларга күнегеп җиткәнче, өчәр ай дәвамында алар белән яши. Йосыповның ”Татар диалект теленең морфологиясе” китабы Төркиядә төрек телендә дә басылып чыкты. Ул төрек студентларына татарлар, татар теленең сөйләм үзенчәлекләре турында өйрәнеп, күп мәгълүматлар тупларга мөмкинлек бирә. Төркия җәмәгатьчелеге безнең галимнең тугандаш халыкларны якынайтудагы хезмәтен югары бәяли, аның эшчәнлеге төрекләрнең үзләре тарафыннан хәтта Садри Максуди, Гаяз Исхакый эшчәнлекләре белән чагыштырыла. Шуның өстенә, Төркиядә чыккан журналларда төрек, инглиз телендә мәкаләләре дә басылып тора.2019 нчы елның апрель, октябрь айларында “Татар теленең ореал лингвистикасы” дигән темага фәнни конференциядә чыгышлар ясарга әзерләнә, югары уку йортларында лекцияләр укый.

Бүләкләре, дәрәҗәле исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре өчен, профессор Фәрит Йосыф улы «Намуслы хезмәт өчен», Д.М.Ушинский исемендәге медаль белән бүләкләнде. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы. Татрстанның атказанган фән эшлеклесе, Ул Кебридж биография үзәк энциклопедиясенең “xx нче гасырның иң күренекле кешеләре” исемлегенә кертелгән. Галимебез – Тюркологлар комитеты, Шәрыкне өйрәнү ассоциациясе әгъзасы, Төрек теле җәмгыятененең (Төркия – Әнкара) мөхбир әгъзасы. Россия милли мәктәпләр институтында, Дагыстан педагогия университетында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советлары әгъзасы.

Аның экспедициягә чыкмаган берәр елы бар микән?! Яше олы булуга карамастан, профессор ел саен егермешәр көнлек экспедицияләргә студентлар белән дә, ялгыз гына да чыгуын дәвам итә. Халык авыз иҗатын, тел үзенчәлекләрен җыю серләрен яшь буынга өйрәтә. Без, яшьләр, шундый галимебез булуы белән горурланабыз. Милләт хәтерендә онытылмаслык эз калдыра торган, халыкның хәтер-күңел хәзинәсендә күренекле урын алган, халыкның тел белемен баеткан мәртәбәле шәхес ул. Татар тел белеменең күп төрле тармакларында, халык мәгарифе, фольклор, этнография, педагогика һәм методика фәннәре өлкәсендә җиң сызганып эшләүче галим. Хөрмәтле галимебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа исәнлек, саулык теләп калабыз.

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. ”Балалар бакчасы”-уку китабы, Казан.” Раннур”нәшрияты,2003.

2. “Исламият”.- Казан. Раннур.

3. “Иң изге догалар”. –Казан: Раннур.

4. “Кто есть кто”. –Казан: Мәгариф, 2002.

5. “Казанская лингвистическая школа”. –Казань: Тат. кн. Изд-во., 2008.

6. “Мәгариф”, 1999. №4.

7. Фәрит Йосыф улының үз мәгълүматлары.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йосыпов Фәрит