Фәрит Сәйфелмөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Сәйфелмөлеков latin yazuında])
(Фәрит Сәйфел-Мөлеков битеннән юнәлтелде)
Фәрит Сәйфелмөлеков
Туган телдә исем Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков
Туган 19 ноябрь 1930(1930-11-19)
СССР, Ташкәнт
Үлгән 4 июнь 2016(2016-06-04) (85 яшь)
РФ, Мәскәү
Күмү урыны Даниловское мусульманское кладбище[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d]
Һөнәре хәрби журналист, язучы
Җефет Людмила Петр кызы, радиомөһәндис
Балалар кызлары Мәрьям, Наталья
Ата-ана
  • Мостафа Камалетдин улы (әти)
  • Разия Гали кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены

 Фәрит Сәйфелмөлеков Викиҗыентыкта

Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, рус. Сейфуль-Мулюков Фарид Мустафьевич (1930, СССР, Ташкәнт2016, РФ, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, ССРБ Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 19 ноябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улы[1], әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.

Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп һәм француз телләрен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.

«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган.

2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.

Ф. М. Сәйфелмөлеков
Файл:Ф.М.Сәйфелмөлеков 1.jpeg
Ф. М. Сәйфелмөлеков

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Людмила Петровна, радиомөһәндис

  • Кызлары Мәрьям, икътисадчы; Наталья, журналист

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әтисе 1938 елда репрессиягә эләгеп, һәлак ителгән
  2. «Корольләр кылычы» ярты гасыр узгач 2016 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
  3. Указ Президента РФ от 04.11.2010

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]