Халыкара йөзү федерациясе
Внешний вид

Халыкара йөзү федерациясе (фр. Fédération Internationale de Natation, кыскартылган FINA/ФИНА) — алты су спорт төре буенча халыкара күләмдәге җитәкче орган: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы һәм хай-дайвинг. Штаб-квартирасы Лозанна шәһәрендә (Швейцария) урнашкан.
Төп максатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]FINA биш төп максатны күздә тота:
- бөтен дөнья буенча йөзү үсешенә төрле яклап булышлык итү һәм этәргеч бирү;
- халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә булышлык итү һәм этәргеч бирү;
- йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, су полосы, синхрон йөзү, хай-дайвинг буенча ярышлар уздыру өчен, шул исәптән, ветераннар арасында да, бердәм кагыйдәләр кабул итү;
- FINA эгидасы астында дөнья чемпионатлары һәм бүтән чаралар оештыру;
- бөтен дөнья буенча спорт йөзү объектларының санын арттыру.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://kazan2015.com/tat/fina 2015 елның 29 март көнендә архивланган.
- http://www.fina.org/