Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте байрагы latin yazuında])
Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте байрагы
Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте

Раслау вакыты

27 апрель 1920

Бетерү вакыты

2 октябрь 1924

Нисбәте

2:3

Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте байрагы19201924 елларда Харәзем Халык Совет Республикасының рәсми символы булып тора.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХСР Конституциясендә күрсәтелгән рәсми байрактан башка да төрле елларда байракның төрле вариантлары кулланылышта була. 1920 елның 27 апрелендә 1нче Бөтенхарәзем корылтае ХХСР Конституциясен раслый. Конституциянең 26нчы маддәсендә ХХСР байрагының тасвирламасы бирелә:

« Байрак — кызыл төстә, чирек өлеше яшел төстә. Яшел өлеше байракның сабы ягында, өстә. Яшел өлешендә алтын төстәге ай белән йолдыз сурәтләнгән. »

1921 елда 2нче Бөтенхарәзем корылтае илнең исемен Харәзем Халык Совет Республикасы итеп үзгәртә һәм яңа Конституция кабул итә. Конституциянең 41нче маддәсендә яңа байракның тасвирламасы бирелә:

« Харәзем Халык Совет Республикасының байрагы түбәндәгечә кабул ителә: кызыл җирлек, әлеге җирлекнең байрак сабының өске өлешенә карап торучы дүрттән бер өлеше яшел төстә һәм әлеге яшел өлештә ярымай һәм йолдыз сурәте урнашкан. »

1922 елда ХХСР Конституциясенең яңа версиясе кабул ителә. 87нче параграфта яңа байракның тасвирламасы бирелә:

« ХХСРның дәүләт байрагы түбәндәгечә: кызыл төстәге тукыма, байрак сабының сул почмагында өстә урнашкан өлеше яшел төстә. Яшел фонда ХХСРның аерымлык билгесе урнаша. »

1924 елның сентябрендә 5нче Бөтенхарәзем Корылтае ХХСРның үз-үзен таратуы турында карар кабул итә. 1924 елда ХХСРның бетерелүе һәм аның җирләренең 3 яңа оешкан совет республикасы: Үзбәк ССР, Төрекмән ССР һәм РСФСР составына кергән Каракалпак автономияле өлкәсе арасында бүленүе сәбәпле, байрак юкка чыгарыла.

Байрак вариантлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]