Хатыйп Сафиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатыйп Сафиуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сафиуллин Хатип Нәбиулла улы
Михаил Искринның "Норвежские были" китабы

Җәлилләргә тиң батырлык

   Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә еллар үтсә дә , илебез әле һаман батыр улларын барлый. Туган  илен яклап, фашист тоткынлыклары аша үткән, Муса Җәлилгә тиң батырлыклар күрсәткән якташларыбыз арасында Сафиуллин Хатып Нәбиулла улы да бар. 
    Хатып Нәбиулла улы сугышка кадәр туган авылы Олы Тормыда мәктәп директоры булып эшли. 1939 нчы елда  армиягә алына. Бөек Ватан сугышы башлануга, фронтка китә. 1941 нче елдан разведротада хезмәт итә, пленга эләгә, Норвегиядәге концлагерьга җибәрелә.
   Икенче бөтендөнья сугышында  гитлерчылар Норвегияне басып ала.  Күп кенә совет тоткыннарын  бу илгә китерәләр. Бу ил халкы тоткыннарга теләктәшлек белдерә, ярдәм итә, ач үлемнән коткарырга омтыла. 
   Норвегия халкы фашист илбасарларына буйсынырга теләми, көрәшкә күтәрелә, партизан отрядлары оеша. Өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да Каршылык хәрәкәтенә кушыла. Норвегиялеләр белән берлектә совет тоткыннары да гитлечыларга каршы көрәшә. Чәнечкеле тимерчыбык артында тоткыннарның үз каршылыгы бара. Алар яр ныгытмалары торгызу, юл төзелеше,  су асты көймәләре өчен бункерлар ясаудан  баш тарталар,  бу эшләрне тоткарларга тырышалар. 
   Сугыш елларында Осло шәһәрендә яшерен антифашист оешма төзелә. Сафиуллин Хатып Нәбиулла улы әлеге оешма җитәкчесе Хелмер Мадсен белән Эттерсада фашист концлагере тоткыннары арасында элемтәче була.  Аның яшерен оешмадагы исеме -“Ябалак”.  Өч ел буе, фашистларның борын төбендә, алар көрәш алып бара. Күп кенә тоткыннарны коткаруга ирешәләр. Бу хакта М.Искринның “Норвежские были” китабында  языла.  Әлеге басма – дәһшәтле сугыш елларында халыклар бердәмлегенә дәлил, ә Норвегиянең Салтфьелет кыясына уелган йолдыз – халыклар дуслыгы символы.