Хәдичә Солтанбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдичә Солтанбаева latin yazuında])
Хәдичә Солтанбаева
Туган 27 гыйнвар 1950(1950-01-27) (74 яшь)
Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Хәдичә Вәли кызы Солтанбаева ( 27 гыйнвар 1950 ел) — тел белгече, филология фәннәре докторы (2008). Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәдичә Вәли кызы Солтанбаева 1950 елның 27 гыйнварында Зиянчура районының Үрген авылына туа. Югары урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967 елда Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Аны 1972 елда тәмамлап, юллама буенча Әбҗәлил районының Бурангол урта һәм Дәүләт тулы булмаган урта мәктәпләрендә укыта.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 — 1972 еллар Башкорт дәүләт университетының филология факультеты.

2017 — курсы по повышению квалификации по теме:«Компетентностный подход к реализации образовательных программ на базе ФГОС ВО при актуализации профессиональных стандартов» (БашГУ, Уфа, 2017 г.);

2018 — курсы по повышению квалификации по теме: «Информационно-коммуникативные технологии в преподавании филологических дисциплин в условиях реализации ФГОС» (Уфа, БашГУ, 2018).

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 — 1975 еллар — Әбҗәлил районының Бурангол урта һәм Дәүләт тулы булмаган урта мәктәпләре;

1976 — 1979 еллар — Зиянчура районының Үрген урта мәктәбе (Башкорт Үргене авылы);

1979 — 1982 еллар — Зиянчура районының халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре;

1982 — 1985 еллар — Зиянчура районы халык мәгарифе бүлегенең методика кабинеты мөдире;

1985 — 1993 еллар — Милли мәгариф проблемалары институтының Башкортстан филиалы гыйльми хезмәткәре;

1994 елдан БДУ да өлкән укытучы, доцент, 2009 елдан профессор вазифаларын башкара.

1997 елда "Башкорт телендә боеру-өндәү функциональ-семантик категориясе" дигән темага кандидатлык, 2008 елда "Башкорт теленең сүз төркемнәре системасында ярдәмче сүзләр") темасы буенча докторлык диссертацияләрен яклый. Фәнни тикшеренүләре башкорт теленең морфологиясе, стилистикасы, башкорт һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү һәм мәктәпләрдә башкорт телен укыту проблемаларына карый.

Профессор Х.В. Солтанбаева – 300дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән, 5 монография (2 се автордашлыкта), югары уку йортлары, педагогия колледжлары, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслекләр, укыту кулланмалары, программалар авторы. Аның автордашлыгында язылган 6 нчы сыйныф өчен башкорт теле дәреслеге (Башкорт теле. Гомуми белем бирү учреждениеләренең 6 сыйныфы өчен дәреслек. – Уфа: Китап, 2016 – 248 бит) яңа төрдәге һәм заман таләпләренә туры килгән уку кулланмасы дип табылды һәм Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты тарафыннан федераль исемлеккә кертелде.

Авторлар коллективы электрон дәреслек тә әзерләп чыгарды (Башкорт теле. Гомуми белем бирү учреждениеләренең 6 сыйныфы өчен электрон дәреслек. – Уфа: Китап, 2016 – 212 бит).

Х.В.Солтанбаева Башкорт дәүләт университетындагы филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләр яклау буенча диссертация советы (Д. 212.013.06) рәисенең урынбасары, башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының гыйльми советы әгъзасы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Султанбаева Х.В. Система служебных частей речи (на материале башкирского языка): Монография. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2006. – 188 с. (Рец. Санъяров Ф.Б. Файдалы әсбап булачак// «Башкортстан». – 2007. - №104 (2 июнь). – С. 3).

2. Султанбаева Х.В. Служебные части речи в современном башкирском языке: Монография. — Уфа «Гыйлем», 2002. — 176 с.

3. Султанбаева Х.В. Побудительность как функционально-семантическая категория. На материале башкирского языка: Монография. – Уфа: РНМЦ ГКН РБ, 1999. — 142 с.

4. Султанбаева Х.В. Хәзерге башкорт теле. Морфология. – ГФ, БДУ, 2002.-39 с.

6. Султанбаева Х.В. К проблеме выделения служебных частей речи в тюркологии. — Уфа: Вестник БашГУ, 2007, №2. — С. 47-49.

8. Султанбаева Х.В. Основные направления изучения частиц в тюркском и башкирском языкознании. – Челябинск: «Вестник ЧелГУ», 2007, № 13.—С. 117-121.

12. Султанбаева Х.В. Послелог и его значения // На рубеже веков: отдельные вопросы общественно-гуманитарных и естественно-математических наук в трудах ученых Башкортстана. Материалы конкурса научных статей. – Нефтекамск, 2001.— С. 237-239.

13. Султанбаева Х.В. Модальные частицы как средства выражения оттенков волеизъявления // Урал-алтаистика: состояние, проблемы, перспективы. Материал республиканской научной конференции. – Уфа, 2001.— С. 155-157.

14. Султанбаева Х.В. Теркәгечләр// Хәзерге башкорт әдәби теле: Морфология. – Ф, БДУ, 2002.—С. 336-349.

15. Султанбаева Х.В. Бәйлекләр // Хәзерге башкорт әдәби теле: Морфология. – Ф, БДУ, 2002.—С. 349-365.

16. Султанбаева Х.В. Акцентирующие частицы в современном башкирском языке // «Ядкяр», 2003, №1.—С. 72-76.

17. Султанбаева Х.В. Ограничительно-выделительные частицы в башкирском языке // Язык и литература в поликультурном пространстве. Материалы региональной научно-практической конференции «Язык и литература в поликультурном пространстве». – Бирск: Бирск. гос. пед. ин-к, 2003.—С. 216-224.

18. Султанбаева Х.В. Башкорт телендә раслау кушымчалары һәм аларның мәгънә үзенчәлекләре// Башкортстан укытучысы, 2005, № 11.—С. 35-37.

31. Султанбаева Х.В. Башкорт телендә ия белән хәбәрнең ярашу (ярашмау) мәсьәләсе // Башкортстан укытучысы, 2005, № 5.—С. 29 – 31.

19. Султанбаева Х.В. Русские предлоги и их соответствия в башкирском языке // «Закон о языках республики Башкортстан» и проблемы двуязычия: Материалы республиканской научно-практической конференции, посвященной 10-летию факультета башкирской филологии и журналистики. – Уфа, 2000.—С. 134-135.

20. Султанбаева Х.В. Союзная функция частиц ( на примере акцентирующих частиц башкирского языка) // Материалы Всесоюзной научной конференции «Языковые и культурные контакты народов республики Башкортстан в условиях двуязычия», посвященной 450 летию добровольного вхождения Башкортостана в состав России и Году русского языка в Российской Федерации. — Уфа, 2007. — С. 400-403.

21. Султанбаева Х.В. К вопросу о служебных частях речи в тюркологии // Гуманитар наследие просветителей в культуре и образовании: Материалы Международной научно-практической конференции 13 декабря 2007 г. III том. — Уфа: Изд-во БГПУ, 2007. — С. 224 – 228.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2008 ел).

- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004)[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Султанбаева Хадича Валиевна // Башкирская энциклопедия. К. 6 – Уфа: Башкирская энциклопедия, 2010 – С. 153.

2 Кто есть кто. Башкирский государственный университет. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2009 – С. 217.

3. Затлары белән укытучылар. // "Башкортстан", 2010 ел, 17 апрель, № 78 (25645).

4 Укытучы яулаган үрләр // "Башкортстан укытучысы", 2010, №4, 12-13 – нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солтанбаева Хәдичә Вәли кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уҡытыусы яулаған үрҙәр // “Башҡортостан уҡытыусыһы”, 2010, №4, 12-13 – сө биттәр.