Эчтәлеккә күчү

Хәлеб Бөек мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлеб Бөек мәчете latin yazuında])
Мәчет
Хәлеб Бөек мәчете
ИлСүрия
ШәһәрХалеб
ДинИслам
Бина төремәчет
Халәтегамәлдә

Хәлеб Бөек мәчете (гарәп. جامع حلب الكبيرҖами’ Халаб аль-кабир) яки Өмейядлар мәчете (Масджид аль-Умайя би Халаб) Халеб (Алеппо) каласының иң зур һәм борынгы мәчете. Безнең эраның VIII гасыры башында төзелгән, ләкин хәзерге бинасы XI–XIV гасырлар белән бәяләнә. Мәчетнең манарасы 1090нчы елда төзелә һәм Сүриядәге 2013нче елгы гражданнар сугышы вакытында җимерелә[1][2]. Риваятьләр буенча, монда Зәкәрия пәйгамбәр җирләнгән. Ул насара[3] динендә дә, исламда да зурлана[4][5].

Бөек мәчет урынында элек Борынгы юнан чоры агорасы урнаша, соңрак, Сүриядә насаралы румлылар хакимияте чорында ул Елена Равноапостольная соборының бакчасына әверелә.[5]. Мәчет төзелгән урын шул соборның зираты итеп кулланылган була[1]. Чиркәү үзе вакытлыча торып кала, һәм бу урын ике дин өчен дә изгегә әверелә. Соңгырак традицияләр буенча,[6][7] бу урындагы иң элеккеге мәчетнең төзелеше Өмәви хәлифе әл-Вәлид I тарафыннан 715 елда башлана һәм 717 елда Сөләйман ибне Габд әл-Мәлик тарафыннан тәмамлана[8]. Миргъмарият тарихчысы А.К. Кресуэлл аның төзүчесе дип Сөләйман ибне Габд әл-Мәликне генә исәпли. Дәлил итеп XIII гасыр тарихчысы Ибне-әл-Гадыйм сүзләрен китерә: "Сөләйманның максаты аны абыйсы Әл-Вәлиднең Дамасктагы Бөек мәчете белән тигезләштерү була". Башка традициягә караганда, Әл-Вәлид аны "Куррус чиркәве" материалларына нигезләнеп төзетә[6].

Архитектура тарихчысы Җәрә Л. Бәкараһ мәчет төзелешенең төп башлаучысы - Әл-Вәлид белән Сөләйманның бертуганы Маслам ибне Габдел-Мәлик булган дип саный. Ул якынча 710нчы елга кадәр, Сөләйманның иртә хакимлеге башлану чорына чаклы җирле Җүнд Киннасрин провинциясе губернаторы була. Димәк, бу мәчетнең ике халифнең дә хакимлеге вакытында төзелеше турындагы фикерне раслый[6].

XI гасырның икенче яртысында Халеб өстеннән хакимлек иткән Мирдәсиләр мәчет ишегалдында бер гөмбәзле фонтан төзетәләр [9]. Мәчетнең төньяк-көнбатыш почмагында 1090нчы елда Халебнең шигый казые Әбү-әл Хәсән Мөхәммәд төзеткән 45 метрлы манара урнаша. Ул вакытта сәлҗук губернаторы Ак-Сонкур әл-Хаҗиб була[10]. Бу манараның төзелеше 1094нче елда, Тутуш хакимлеге чорында тәмамлана[11]. Проект архитекторы Хәсән ибне Мөфәррәҗ әл-Сармини була[11].

Ишегалды ягыннан мәчетнең эчке фасады
Мәчетнең тышкы күренеше

Мәчет 1159нчы елгы көчле янгыннан соң Зәңгиләр әмире Нур әд-Дин тарафыннан торгызыла. Өмәвиләрнең иске бинасы җимерелә[5]. 1260нчы елда мәчет монголлар тарафыннан җимерелә[8][12]. 1281 елда ул кабат монголлар тарафыннан яндырыла, ә мөнбәре, Әл Мөфәддәл сүзләренчә, киликийя әрмәннәре тарафыннан яулап алына[13].

Мәмлүкләр (1260–1516 еллар) бина яңартыла һәм үзгәртеп корыла. Манараны нөсхәләр һәм күфә язмалары бизи[8]. Солтан Әл-Мансур Калаун янган михрабны (кыйбла тарафын күрсәтүче уемны) 1285 елда алмаштыра. Соңрак Ән-Насыйр Мөхәммәд I солтан (1293–1341 еллар) яңа минбәр төзетә.

Мәчетнең манарасы һәм эчке ишегалды 2003нче елда яңартыла[8].

2012нче елның 13 октябрендә Сүриядәге гражданнар сугышы барышында мәчеткә зур зарар килә. Президент Бәшәр Әсәд 2013нче ел ахырына кадәр ремонт комитетын төзү әмире бирә[14]. Тик 2013нче елда ул һаман да көчле бәрелешләр даирәсендә кала һәм шул елның 24нче апрелендә аның манарасы җимерелә[15].

Мәчет 2013нче елда, манарасы җимерелгәннән соң

Сүрия гарәп мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Җәбхәт ән-Нусра төркеме әһелләре мәчет эчендә шартлаткыч урнаштыра. Ә оппозиция активистлары ул Сүрия хакимияте гаскәренең танк уты тарафыннан җимерелә дип саный[2][15][16]. Оппозициянең төп сәяси бүлеге Сүрия милли коалициясе манараны җимерүне «юып булмый торган вәхшәт» һәм «кешелек цивилизациясенә каршы җинаять» дип саный[17]. Сүриялеләр бу урынны зур булмаган халыкара ярдәм катнашында торгызырга тырышалар[18].

  1. 1 2 ed. Mitchell, 1978, p. 231.
  2. 1 2 Syria clashes destroy ancient Aleppo minaret. bbc.co.uk (2013-04-24).
  3. Калып:Библия
  4. The Great Mosque of Aleppo | Muslim Heritage (2005-03-24).
  5. 1 2 3 The Great Mosque (The Umayyad Mosque) 2008 елның 3 ноябрь көнендә архивланган Syria Gate.
  6. 1 2 3 Bacharach, ed. Necipoglu, 1996, p. 34.
  7. Guidetti, Mattia (2017). "The Location of Sacredness in Early Islam". in Arnold, Dana; Necipoğlu, Gülru; Flood, Finbarr Barry (in en). A Companion to Islamic Art and Architecture. John Wiley & Sons. p. 140. ISBN[ru] 978-1-119-06857-0. https://books.google.com/books?id=6YgpDwAAQBAJ&dq=mosque+of+aleppo+++land+cathedral+cemetery&pg=PA140. Retrieved 13 August 2022.
  8. 1 2 3 4 Great Mosque of Aleppo 2009 елның 15 июль көнендә архивланган Archnet Digital Library.
  9. Tabaa, 1997, p. 17.
  10. Tabaa, 1997, p. 40.
  11. 1 2 Brend, 1991, p. 99.
  12. Grousset, 1991, p. 362.
  13. Vandekerckhove, 2019, 48-49 бит.
  14. Karam, Zeina. Historic Aleppo mosque damaged in fighting; repairs ordered.
  15. 1 2 Minaret of historic Syrian mosque destroyed in Aleppo. Associated Press. 24 April 2013. https://www.theguardian.com/world/2013/apr/24/minaret-historic-syrian-mosque-destroyed-aleppo. Retrieved 25 April 2013. 2013 елның 25 апрель көнендә архивланган
  16. Saad, Hwaida. Storied Syrian Mosque's Minaret Is Destroyed (2013-04-24).
  17. Spencer, Richard. Syria: 11th-century minaret of Great Umayyad Mosque of Aleppo destroyed, The Daily Telegraph (2013-04-24).
  18. Fisk, Robert. Syrians aren't just rebuilding an ancient mosque in Aleppo – they are rebuilding their community.
  • Башкорт Википедиясеннән күчермә.