Хәлил Әбүлханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлил Әбүлханов latin yazuında])

Хәлиулла Габделвәли улы Әбүлханов (1887 ел, Шыгырдан Буа өязе Сембер губернасы - 6 гыйнвар 1919 ел, Казан) - язучы һәм укытучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәлиулла Габделвәли улы Әбүлханов Сембер губернасы Буа өязе Шыгырдан (Чуваш­станның хәзерге Батыр районы) авылында туа.

Туган авылында, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә, Казан татар укытучылар мәктәбендә (1905—1909), прапорщиклар мәктәбендә (1914 елдан) белем ала.

Уфа губернасы Кыйгы районы Идрис (1909—1912) һәм Казан губернасы Тәтеш өязе Югары Ындырчы авылларында (1912—1914) укытучы. «Кояш» газетасының фронттагы хәбәрчесе, Казанда өяз Мөселман мәгариф бүлеге рәисе, мөгаллимнәр әзерләү һәм мәктәпләр оештыру эшләре җитәкчесе (1917—1919).

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ысулы җәдиткә каршы беренче адым.— Казан: Үрнәк, 1911.— 32 б.

Тел вә әдәбият мәсьәләсендә яңа агым // Шура.— 1912.— № 11.— 331—333 б.; № 12.— 366—368 б.

Мәгариф эше // Шура.— 1912.— № 23.— 722—725 б.; 1913.— № 4.— 120—121 б.; № 6.— 178—181 б.; № 8.— 245—247 б.

Мәктәпләребездә голүм табигыя // Мәктәп.— 1913.— № 1.— 28—30 б.

Авылда кызлар мәктәбе // Мәктәп.— 1913.— № 1.— 49—51 б.

Америкада тәрбия вә тәгълим // Мәктәп.— 1913.— № 8.— 197—200 б.; № 11.— 297—302 б.; № 12.— 324—325 б.

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгъди Г. Тел-әдәбият мәсьәләләрендә файдалы агым // Шура.— 1912.— № 19.— 20 б.

Габди (Г. Ибраһимов). Матбугат агымы: Еллык хисап урынына // Йолдыз.— 1913.— 1 гыйнвар.

Сугыш һәм язучыларымыз // Аң.— 1915.— № 20.

Хәлил Әбүлхановның вафаты // Эш.— 1919. — 8 гыйнвар.

Байчура Ш. Татар яшьләре хәрәкәте һәм Фатих Әмирхан // Казан утлары.— 1966.— № 1.— 114—122 б.

Казанская татарская учительская школа 1876—1917 гг.: Сборник документов и материалов / Отв. сост. Горохова Л. В.; отв. ред. Шарафутдинов Д. Р.— Казань: Гасыр, 2005.— С. 240.

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Биобиблиографик сүзлек.— Казан, 2005. — 24—25 б.