Хәл (синтаксис)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәл (синтаксис) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хәл ― җөмлә кисәге.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерүче башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның яки билгенең билгесен, яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр.

Билгеләмәдән аңлашылганча, хәл, башлыча, түбәндәге сүзләр белән бирелгән кисәкләргә иярә:

1) фигыль белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Без авылга кайтабыз);

2) сыйфат белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы, рәсемдәге төсле матур елга ул Агыйдел);

3) рәвеш белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Ул саф татарча сөйли. Әйберләрне бөтенләй бушлай бирдем. Урман эченнән бик якын);

4) хәбәрлек сүзләр белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк.— Ү{ авазы).

Хәлләр мәгънә ягыннан түбәндәге төркемгә бүленәләр: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, кире хәл һәм шарт хәле.

Урын хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның яки билгенең булу яки юнәлү урынын белдерә торган кисәк урын хәле дип атала.

1. Исемнәр һәм исем урынындагы сүзләр, башлыча, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше формаларын алып, урын хәле булып киләләр. Алар процессның, билгенең урынын, кая таба, кайдан юнәлгән булуын белдерәләр. Мәсәлән: Киткән урманга утынга. (Г. Т.) Ишектән юл кешесе килеп керде. Мин ахырдан алтынны.

2. Килеш формалары алган исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның юнәлешен, урынын гомумән генә белдерсәләр, төрле ярдәмче сүзләр янында килгән исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның урынын, юнәлешен конкрет билгелиләр. Мәсәлән: Куян урман эчендә яши. Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым. Китап өстәл өстендә ята. Урманга таба очты. Авыл аша үтәргә туры килде. Менә шушы юл белән бардык.

3. Буйлап, буенча сүзләре белән килгән исемнәр дә урын хәле була алалар. Мәсәлән: Су буйлап отряд бара. Алар койма буйлап узалар.

4. Кайбер исемнәр билгесез килештә дә урын хәле булып килә алалар, тик алар үз табигатьләре белән урын белдерүгә тартым булырга тиешләр. Мәсәлән: Яшь чагында урамнар урый идек, авыл әйләнгән чаклар да булды. Тау мендем.

5. Урын хәле рәвешләр белән бирелә. Мәсәлән: Самолет бик биектән оча. Самолет бик түбәннән оча. Кояш бик югары күтәрелгән.

6. Иярчен урын җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук урын хәле булалар. Мәсәлән: Кайда берлек, шунда көч. (М.) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә. (М.)

Вакыт хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның үтәлү вакытын яки билгенең булу-булмау вакытын белдерә торган кисәк вакыт хәле дип атала.

1. Вакыт хәле түбәндәге формаларны алган исем яки исем урынындагы сүзләр белән бирелә:

а) чыгыш килеше кушымчасын алган исемнәр белән: Китабыңны өч сәгатьтән килеп алырсың. Без яшьтән үк таныштык;

б) Урын-вакыт килеше формасын алган сүзләр белән: Газета шушы минутта ук чыгып җитәргә тиеш. (Д. А.)

в) төшем килеше формасын алган исемнәр белән: Шушы төнне аны больницага алып киттеләр. (һ. Т.) Г. Тукай 1886 елны туган;

г) билгесез килештәге сүзләр белән: Узган ел беренчелекне алган бригада бит ул. Т еге вакыт әнисе килгән иде. (Г. И.)

2. Вакыт хәле төрле бәйлекләр һәм ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә: Иртә белән көн томанлы иде. (Ш. К.) Моннан соң биш-алты еллар читтә торырга туры килде. Ул арада боларны кайсыдыр күреп алды булса кирәк. (Г. Г.)

3. Вакыт хәле төрле фигыль формалары белән бирелә:

а) -у/~Ү формасындагы исем фигыль һәм юнәлеш килеше кушымчасы яки белән бәйлеге белән: Кайту белән эшкә тотынды. Таҗи, йокыга китүгә, бик күп төшләр күреп алды. (Г. Г.) Усал җилләр, моңа сугылу белән, кинәт тыелганнар. (Ә. Ф.)

б) рәвеш фигыльләр белән: Баргач, барысын да сөйләрмен,

в) юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчасы һәм кайбер ярдәмлек сүзләр белән килгән үткән заман сыйфат фигыльләр белән: Мортаза бабай, бу хәбәрне ишеткәннән соң, башын түбәнрәк иеп йөри башлады. (Г. Г.)

4. Вакыт хәле вакыт рәвешләре белән бирелә: Быел халык бик тырыша. (Г. Б.) Бүген уку, иртәгә язу дәресләре булачак. Кайчагында белгәнеңне дә әйтмисең.

5. Иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр шулай ук вакыт хәле була алалар: Кайчан кайтыр, шул вакыт килерсең. Йокысыннан кояш ничек уянды исә, җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә. (Г. Т.)

Рәвеш хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның ничек һәм ни рәвешле үтәлүен яисә нинди дә булса бер хәлнең яки билгенең билгесен,, сыйфатын белдерә торган кисәк рәвеш хәле дип атала.

Мәсәлән, рәвеш хәле процессның үтәлү рәвешен белдерә: Мортаза бабай комиссарга астан гына карап алды. (Г. Г.);

билгенең билгесен белдерә: Төн кебек караңгы урман. Бер генә тавыш та ишетелми. (С. Ә.) Сезнең кебек матур ярлар авылда ла түгел, илдә юк. (Җ.)

Рәвеш хәлләре түбәндәге формаларны алган сүзләр һәм сүзтезмәләр белән биреләләр.

1. Җөмләдә исемнәр яки исем урынында йөри торган сүзләр  рәвеш хәле булып килгәндә, түбәндәге формаларны алалар.

а) Чыгыш килеше формасын. Мәсәлән: Ул атна буе спорт киеменнән йөрде.

б) Урын-вакыт килеше формасын ала. Мәсәлән: Хәзер һәрбер күренешне фән нигезендә өйрәнергә кирәк. (С. Т.)

в) Белән, кебек, төсле, сыман, күрә һ. б. бәйлекләр һәм каршы, булып, сыйфатында, буларак, итәрәк, дип, буенча ярдәмлекләре белән килгән исемнәр (яки ияртүче кисәге шул исемнәрдән торган сүзтезмәләр) белән бирелә. Мәсәлән: Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г. Г.) Ул миңа университет буенча таныш. Йолдызлар булып кабынды мәхәббәт ялкыннарың. (С. X.) Җыр безгә су кебек, һава кебек кирәк. Соңгы баржага агымга каршы йөзеп чыгарга туры килгән. Бу — диңгез суы кебек тозлы. Ул да шул кешесенә күрә юмарт. Фәхри, ревизор сыйфатында, безнең эшләрне тикшерергә килде. (Г. И.) Бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар. (Г. И.)

2. Рәвеш хәлләре сыйфатлар белән бирелә алалар.

Мәсәлән: Ләкин крестьянның төп катламы бу хәлдән соң мыштым гына йөрер булды. (Ә. Ф.) Бик вакытли төшкән икән. (И .Г.). Газизә ялгыз утыра калды. (Ш. К.) Илебезнең хуҗалыгы туктаусыз үсә. (С. Т.) Сыйфатлар итеп, көе, рәвештә, төсле, сыман кебек ярдәмлек сүзләр белән дә җөмләдә рәвеш хәле булып килә алалар. Мәсәлән: УЛ бит хәзер нинди сөйкемле итеп көлә белә. (Г. Г.) Зиннәт, шәмәхә төсле кулъяулыгын чыгарып, йомшак кына итеп, маңгаена, битләренә тидереп алды. (Г. Б.) Барак тагын шулай ук ямьсез, кызганым, буш көе тора. (Ш. К.) Мин моңа кискен рәвештә каршы киләм. (Д. А.) Рәсемдәге төсле матур, җырдагы төсле моңлы... елга ул Агыйдел! {М. Ә.)

3. Рәвеш хәле рәвешләр белән дә бирелә. Мәсәлән: Юк, авыр булмас. Берьюлы эшен бетерсәк. (Г. Б.) Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз! (С. Ә.) Шундый чакта Хәдичәнең якты өметен кинәт кенә өзеп ташлау күңеленә ошамады. (Г. Б.) Алар тагын килә калсалар, безне тереләй тотып ашарлар. (М. Г.) Шәмсетдин тиз генә атлап чыгып та китте. (Г. Б.) Төрле як төрлечә сөйли. (М. Г.) Сез аны акчалата түләрсез. Умартачы кинәт кенә авырып китте (Г. Б.)

4. Рәвеш хәле рәвеш фигыльләр яки ияртүче кисәге рәвеш фигыль булган сүзтезмәләр белән бирелә. Мәсәлән: Йөзен куеп кояш нурларына, Чәчәк атты туган илебез. (Ә. Ю.) Аның нурлары эшкә баручыларны сөеп каршы алды. (М. Г.) Еракта-еракта, зәңгәр тасмадай булып, су күренде. (И. Г.) Кызу эш өстендә эшкә чыкмыйча ятты бит. (Ә. К.) Җырлый-җырлый, бодай тазарталар. (Г. Б.)

5. Рәвеш хәле төсле, кебек, сыман бәйлекләре һәм булып, итеп, дип ярдәмлек сүзләре белән килгән сыйфат фигыльләр белән бирелә. Мәсәлән: Кешеләр, кулларын җәеп, биегән сыман йөрделәр. (И. Г.) Килгән итеп күрсәтте. Аны укыган дип уйлыйлар, чөнки ул белгән булып күренә бит.

6. Рәвеш хәле кайбер төр саннар белән бирелә. Мәсәлән: Алар бүген бишәү килделәр, без исә берәмләп кенә килдек.

7. Рәвеш хәле кайбер төр алмашлыклар белән дә бирелә. Мәсәлән: Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. (Ә. Ф.) Аңа шулай тоела торгандыр. Туганы аңа ничек итеп хакыйкать эзләвен сөйләп бирде. (X. И.)

8. Иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук рәвеш хәле булалар. Мәсәлән: Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (Җ.) Ничек эләкте, шулай алып ташладык та кайтып киттек. (Чаян).

Күләм хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның яки билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә торган кисәк күләм хәле дип атала.

1. Күләм хәлләре процесс үтәлүнең яки дәвам итүнең вакыт ягыннан күләмен белдерәләр. Мондый хәлләр, күбрәк, вакыт белдерүче сүзләр белән биреләләр. Мәсәлән: Авыл, унбиш көн чамасы, әле аклар, әле кызыллар кулына күчеп торды. (А. Ш.) Өч минут эчендә, бу хәбәр заводтагы бөтен эшчеләр арасына таралып өлгерде. (М. Г.) Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде, (һ. Т.) Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. Китапны бер генә көнгә алды; Ике көн укыдык, тагын бер атна укыйсы бар.

2. Күләм хәлләре урын ягыннан процессның үтәлү, дәвам итү күләмен белдерәләр. Мәсәлән: Биленнән суга баткан килеш килгән. Тездән юеш килеш килдем. Тау тишегенең ахырына кадәр бардык. Күпердән башлап монда кадәр җәяү килдек, аннан соң шәһәргә тикле атта бардык. Йөз ч акрым үткәнбез; Без бик ерак киттек.

3. Процессның гомумән үтәлү күләмен, дәрәҗәсен белдерүче күләм хәлләре. Мәсәлән: Орудиелар тавышы һаман якынлаша бара. (Г. Б.) Дүртенче көн инде Мәликә апа бөтенләй аяктан калды. (К. Нәҗ.) Ашарларына инде тәмам бетте. (И. Г.) Мин синең белән бөтенләй сөйләтмәячәкмен. (Д. А.) Галиулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше ул. (И. Г.)

4. Күләм хәлләре билгенең күләмен дә белдерәләр. Мәсәлән: Биш ел үзе артык озын гомер түгел. Галиулла бөтенләй тозсыз аш пешергән. Саф татарча сөйләргә кирәк. Ул — рухи яктан шактый көчле кеше.

5. Күләм хәлләре процесс объектының хакын белдерә.. Мәсәлән: Бу карандашларның бөтенесен өч сумга алдык. Кыярларын өчәр сумнан (белән) биргәннәр, ә без дүртәрдән алдык.

6. Күләм иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү хезмәтен үти торган мөнәсәбәтле сүзләр (күрсәтү һәм сорау алмашлыклары) да күләм хәле булып киләләр: Мәсәлән: Ни чаклы тырышсаң, шул чаклы күбрәк эшләнә. Бала ни чаклы үссә, шул чаклы аның мәшәкате дә арта. Күпме бара аласыз, шул кадәр яхшы.

Максат хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең, булу-булмау максатын белдерә торган кисәк максат хәле дип атала.

Максат хәле түбәндәге сүзләр белән бирелә:

1) юнәлеш килешендәге исемнәр белән: Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. (Г. Т.) Суга барам. Алар җиләккә киттеләр.

2) инфинитив белән: Бу — товарларны берсен-берсе илә үлчәргә уңайлы була. (Г. Т.) Таэҗи фельдшерның балаларын балык тотарга алып бара. (Г. Г.) Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И. Г.)

3) өчен бәйлеге белән килгән исемнәр, алмашлыклар, кайбер фигыльләр белән: Тикшерер өчен, каладан... Паларусов иптәш җибәрелгән иде. (Г. И.)

4) дип сүзе белән килгән исемнәр һәм инфинитив белән: Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. (Г. Б.) Без монда кино карарга дип килдек.

Сәбәп хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Процессның үтәлү-үтәлмәү яки билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә торган кисәк сәбәп хәле дип атала.

1. –лык, лек кушымчасы белән ясалган абстракт исемнәр, үткән заман сыйфат фигыльләр һәм исем фигыльләр, чыгыш килеше формасын алып, җөмләдә сәбәп хәле булып киләләр. Мәсәлән: Шунлыктан бүген дә кайнар бодай кабартмасы янында бер тәлинкә йомырка да урын алды. (Г. Б.) Маймыл хурланудан һәм кайгысыннан күзлекләрне таш өстенә атып бәрде. (И. К.) Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г. И.)

2. Юнәлеш килешендәге исемнәр һәм сыйфат фигыльләр сәбәп хәле булып килә алалар. Мәсәлән: Кәҗә кычкырган тавышка Таҗи торып чыга. (Г. Г.)

3. Сәбәп хәле сәбәпле, аркасында, өчен, күрә кебек ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Озак йөрү сәбәпле, ул бүген бик арып кайтты. Соң килү аркасында урынсыз калдым.

4. Сәбәп хәле –гач, -гәч формасындагы рәвеш фигыль белән дә бирелә ала. Мәсәлән: Аңламагач сөйләмәдем. (Г. И.)

Кире хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның киресе булачагын белдерә торган кисәк кире хәл дип атала.

1. Шарт фигыль, -да, дә кисәкчәсен алып, җөмләдә кире хәл булып килә ала. Бу вакытта ияртүче фигыльдән һәм шарт фигыльдән аңлашылган процессны үтәүче бер үк зат булырга тиеш. Мәсәлән: Галиулла, авырса да, эчтән тынды. (И. Г.) Паларусов, сөйли белсә дә, татарча укый алмый иде. (И. Г.) Мин эчемнән янсам да, тышымнан сер бирмәдем. (Г. И.)

2. Кире хәл –ып/ -еп  формасындагы рәвеш фигыль белән бирелә. Рәвеш фигыль янында да\дә кисәкчәсе килә яки ул кисәкчәне куярга мөмкин була. Мәсәлән: Ничә ел шушында торып, Алмаевның әле дә бу тирәдә булганы юк иде. (И. Г.) Аның гаебе тагын да зур: ул бит күpen тә әйтмәгән. Әле без, инсаннар була торып та, кеше һәм гыйлемен мыегы белән киеменнән үлчибез. (Г. Т.)

3. Кире хәл урын-вакыт килешен алган үткән заман сыйфат фигыльләр белән бирелергә мөмкин. Бу вакытта да кире хәлне формалаштыруда да/дә кисәкчәсе катнаша. Мәсәлән: Син барысына да бер күзлектән карыйсың, ә беләсеңме, күргәндә дә әйтми торган кешеләр була бит. (А. Ш.)

4. Кире хәл карамастан ярдәмлеге янында килгән төрле сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Көннең кызуына да карамастан, халык җыены тагы зурая төшкән иде. Ара-тирә яшенле яңгырларга карамастан, һавалар берьюлы рәхәтләнеп, җылынып киттеләр, (Г. И.)

5. Кире җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүз дә җөмләдә кире хәл булып килә. Мәсәлән: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Б.) Хәзер машиналар йөри-йөрүен, шулай да арырсың дип куркам. Яңгыр аз яуды, шуңа карамастан бездә уңыш зур булды.

Шарт хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып тора торган процессны белдерә торган кисәк шарт хәле дип атала. Шарт хәле түбәндәге формаларда бирелә:

а) үтәүчесе ияртүче фигыльнең үтәүчесе белән туры килгән шарт фигыльләр белән: Китсәм кайта алмам  инде. (Ж,.) Барсам алырмын,

б) сорау кисәкчәсен алган хикәя фигыль белән: Укыйммы — сөйләп тә бирәм.

в) шарт хәле, ияртүче кисәккә икән бәйлек сүзе ярдәмендә иярә: Барам икән алып та кайтам.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984,—256 бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ?