Цинанхум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цинанхум latin yazuında])
Цинанхум
Халыкара фәнни исем Cynanchum L., 1753[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2]
Югарырак таксон Cynanchinae[d][1]
Җимеш төре капчыкча[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 63[d]

 Цинанхум Викиҗыентыкта

Cynanchum acutum

Цинанхум (лат.Cynanchum) - якынча 300 төрдән торучы, шул исәптән Apocynaceae гаиләсенә караган кайбер үсемлекләрне үз эченә алган, мамыкбашчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таксон исеме грек телендәге кинос ("эт") һәм анчеин ("сугарга") сүзләреннән килеп чыга, шуңа күрә берничә төрнең уртак исеме - "этне буа торган йөзем агачы". Күпчелек төрләр үрмәле. Агулану очраклары теркәлгән. [4]

Морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу үсемлекләр күпьеллык үләннәр, еш кына тамырчалы. 30-60 см биеклектә. Тамыры кыска. Сабагы нәзек, үрмәле. Яфраклары гадәттә капма-каршы урнашканнар, йомыркасыман, озын саплы, күгелҗем төстә. Чәчәкләре ике җенесле, ак яки алсу, куентылы яисә оч чатыр чәчәк төркемнәрендә. Семьялыкның башка төрләре кебек, бу үсемлекләрнең дә җимешләре - бер, сирәк кенә ике табакчадан торучы коры фолликул. Орлыклары озын бүрекчәле. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамыр үрентеләреннән) үрчи.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төрләр тропик һәм субтропик өлкәләрдә очрый. Берничә төре уртача поясларда да үсә.

Татарстан территориясендә бер төре – очлы  цинанхум (C. acutum) бар, Идел алдында Карлы елгасы буенда очрый. Тозлырак туфракларны өстен күрә.

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cynanchum acutum чәчәкләре

Cynanchum atratum тамыры Кытай традицион медицинасында кулланыла һәм Bai wei дип атала. Башка берничә төре традицион Кытай даруларын ясауда кулланылган.

Халык медицинасында үләне суы эч йомшарткыч чара буларак кулланыла.

Декоратив, агулы үсемлек.

Баллы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

[5]

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр ахырында үз эченә 400 төрне алган Cynanchum ыругы полифилетик дип таныла һәм берничә ыругка таркала. Кабер төрләре Orthosia, Pentarrhinum, Vincetoxicum ыругларына күчерелә. [6][7] 2023-нче елда ыругның таксономиясен яңадан карап чыгу ике яңа синонимны ачыклый: 1877-нче елда Кытайның Шаньдун өлкәсендә тасвирланган Vincetoxicum sibiricum f. linearifolium һәм озак вакыт игътибарсыз калган, моңа кадәр Монголия өчен эндемик дип саналган Cynanchum gobicum.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 февраль аенда Plants of the World Online басмасы чыгарган мәгълүмат буенча, үз эченә түбәндәге төрләрне ала:[8]

 

Элеккеге төрләр
  • Cynanchum auriculatum = Vincetoxicum auriculatum
  • Cynanchum arizonicum = Metastelma arizonicum
  • Cynanchum utahense = Funastrum utahense

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Endress M., Liede-Schumann S., Meve U. An updated classification for Apocynaceae // PhytotaxaMagnolia Press, 2014. — ISSN 1179-3155; 1179-3163doi:10.11646/PHYTOTAXA.159.3.2
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. 3,0 3,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  4. Plants for a Future Database.
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/cinanhum Онлайн - энциклопедия Tatarica
  6. Alan S. Weakley (April 2008). Flora of the Carolinas, Virginia, and Georgia, and Surrounding Areas.
  7. Sigrid Liede and Angelika Tauber (Oct–Dec 2002). «Circumscription of the Genus Cynanchum (Apocynaceae-Asclepiadoideae)». Systematic Botany 27 (4): 789–800. DOI:10.1043/0363-6445-27.4.789.
  8. Cynanchum L... Plants of the World Online. The Trustees of the Royal Botanic Gardens, Kew (n.d.). February 3, 2023 тикшерелгән.
  9. Bussmann R. W. (2006). «Plant use of the Maasai of Sekenani Valley, Maasai Mara, Kenya». J Ethnobiol Ethnomed 2. DOI:10.1186/1746-4269-2-22. PMID 16674830.