Чатырлы вулысы
Чатырлы вулысы | |
---|---|
Үзәк | Чатырлы |
Халык саны | 8396 кеше (1890) |
Чатырлы вулысы (тат. چارتىٰرلىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Четырлинская волость) — Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.
Тимәш, Мордва Карамалысы, Эспиридун, Әбдекәй, Шонталы һәм Кәстүнкин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 8396 кеше яшәгән.[1] ТАССР барлыкка килгәннән соң Богырыслан өязенә күчерелә. 1923 елга кадәр бетерелә, территориясе Әбдекәй вулысына кушыла.