Чикләнгәнлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чикләнгәнлек latin yazuında])
Чикләнгәнлек
Моңа өлешчә туры килә редкость[d] һәм дефицит[d]

Чикләнгәнлек — кешеләр алырга теләгән әйберләр муллыгын җитештерүгә кирәкле барлык төр ресурслар күләменең җитешмәве.

Бу җәмгыять тормышын билгеләүче төп икътисади проблема.

Кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерүнең һава, яңгыр, кояш җылысыннан башка барлык чаралары чикләнгән күләмдә була.

Җир куенында ятучы нефтьнең 128,6 млрд күләмендә булуы - әлеге ресурсның физик чикләнгәнлеге турындагы мәгълүмат. Әгәр дә кешеләр нефтьне кулланмаса, бу физик чикләнгәнлек икътисади проблемага әверелмәс иде. Әмма кешеләр нефтьне актив төстә файдалана, һәм әгәр дә ул барлык илләрдә дә булып, һава һәм кояш яктысы кебек җиңел генә бирелсә, аны куллану колачы бүгенге тәэмин ителеш мөмкинлегенә караганда күпкә артыграк булыр иде. Бүген исә нефть аны чыгару һәм транспортта күчереп йөртүгә түләү мөмкинлеге булганнарга гына эләгә.

Икътисади проблема әлеге ресурсның физик чикләнгәнлегендә түгел, аны башка ресурсларны тоту хисабына алу мөмкинлегендә чагыла.

Нефтьнең өстәмә күләмнәрен җир куеныннан чыгару өчен, чикләнгән күләмдәге башка күптөрле ресурсларны сарыф итәргә туры килә: скважиналар бораулау яки нефтьне җир астыннан суыру өчен электр энергиясе, нефтьчеләр хезмәте, металл (аннан нефть чыгару өчен кораллар һәм нефтьүткәргеч торбалар ясыйлар) һ.б. таләп ителә.

Бер ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен башкаларына кирәкле ресурсларны табарга туры килә.  Кешелек мөмкинлекләренең һәм ул файдаланган ресурслар күләменең үсүе бу чикмән размерын даими төстә зурайтырга булыша. Әмма чикләнгән ресурсларны файдаланучы һәм аларны үзләренә алу хокукы өчен үзара көрәшүче сфералар (төрле әйберләр, байлыклар җитештерүче өлкәләр) арасында бу ресурсларны бүлгәләү мәсьәләсе һаман да көн тәртибендә кала бирә.

Хезмәтнең чикләнгәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтнең чикләнгәнлеге һәр илдәге хезмәт һәр илдәге хезмәткә яраклы кешеләрнең саны һәрвакыт төгәл билгеле булуы белән бәйләнгән. Өстәвенә физик һәм акыл сәләтләре, хезмәт күнекмәләре буенча гражданнарның бер өлеше генә аерым төр эшләр башкаруга яраклы була.

Җирнең чикләнгәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирнең (табигый ресурсларның) чикләнгәнлеге ил географиясе һәм аның куенындагы файдалы казылмалар булу-булмау белән билгеләнә. Файдалы казылмалар эзләүгә тотылган иң зур чыгымнар да, әгәр дә табигать әлеге илгә мондый бүләкне бирмәгән булса, аларны табуны тәэмин итә алмый.

Капиталның чикләнгәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Капиталның чикләнгәнлеге илнең үткәндәге үсеше, аның нинди җитештерү потенциалы тупларга өлгерүе белән билгеләнә. Мондый чикләнгәнлекне яңа заводлар төзеп, шоссе, газүткәргечләр сузып, өстәмә хезмәт җиһазлары әзерләп киметергә мөмкин (әмма икътисади чикләнгәнлекне җиңеп булмаганлыктан, аны бетереп булмый). Ләкин боларның барысы өчен дә күп вакыт һәм башка ресурсларны сарыф итәргә туры килә.

Сәләтләрнең чикләнгәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшмәкәрлек сәләтләренең җитештерү факторы буларак чикләнгәнлеге һәр кешегә дә табигый эшмәкәрлек сәләте бирелмәве белән аңлатыла. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында яшәгән күренекле эшмәкәрләр арасында Рябушинскийлар, Морозовлар, Елисеевлар, Кузнецовлар, Мамонтовлар бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Липсиц И. В. Икътисад. Төп курс: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10—11 нче с-флары өчен д-лек / И. В. Липсиц; Русчадан И. И. Кадыйрова, М. X. Вәлиев тәрҗ.— Казан: Мәгариф, 2006.— 271 б.: рәс. б-н.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]