Чуаш үзәк советы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуаш үзәк советы latin yazuında])
(Чуваш үзәк советы битеннән юнәлтелде)

Чуаш үзәк советы (чуаш. Чăваш халăхĕн Аслă Канашĕ) — иҗтимагый-сәяси оешма, 1918 елда чуаш халкының хакимият органы.

Алдагы тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның июнендә Гомумчуаш милли съезды уздырылган, анда Россияне Федератив республикага әйләндерү теләге турында белдерелгән. 700-800 делегат җыелган съезд вакытында шулай ук Чуаш милли җәмгыяте оештырылган.

Җәмгыять нигездә мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, «Хыпар» газетасын чыгарган, ә социаль сәясәттә уң эсерлар программасын хуплаган. Эсерлар белән хезмәттәшлектә Оештыру җыелышына чуаш сайлау исемлеге әзерләнгән, аның буенча берничә депутат сайланган.

Үзәк чуаш хәрби советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның гыйнварында Гомумроссия Чуаш хәрби съезды уздырылган, анда Үзәк чуаш хәрби советы сайланган. Советка чуаш хәрби комитетлары вәкилләре, Гомумроссия оештыру җыелышы депутатлары, сәяси оешмалар (Чуаш милли-социалистик партиясе, сул һәм уң эсерлар) әгъзалары кергән. Хәрби совет чуашларның Идел-Урал штатына керүе турында сөйләшүләр алып барырга, чуаш гаскәрләрен булдырырга, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барырга, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга, гомумчуаш оештыру җыелышын җыярга, ә Идел-Урал төзелгәннән соң Чуаш халык советын (Канаш) төзергә тиеш дип фаразланган.

Хәрби совет уң эсерларның большевиклар тарафыннан таратылган Оештыру җыелышын кораллы яклау турындагы тәкъдимен хупламаган.

Чуаш үзәк советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Большевиклар Идел-Урал төзелешенә каршы чыкканнар. Патша армиясе юкка чыгарылу сәбәпле хәрби оешмаларны тарату планлаштырылган. 1918 елның февралендә хәрби совет базасында Чуаш үзәк советы төзелгән, аңа уң эсерлар кертелмәгән.

Чуаш үзәк советы чуаш халкының үзәк оешмасы роленә дәгъва иткән, милли һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән, земстволар белән дә, советлар белән дә хезмәттәшлек иткән. Совет хәрби совет тарафыннан басып алынган «Хыпар» газетасы редакциясе базасында «Канаш» газетасын чыгарган.

Совет Казан губернасы советы каршында чуаш эшләре буенча комиссариат төзелгәннән соң юкка чыгарылган.

Алдагы вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш милли-социалистик партиясе 1918 елның җәендә таркалган, аның әгъзалары Ватандашлар сугышының төрле якларын — большевикларны һәм ОҖӘКны яклаганнар.

1918 елның август-сентябрь айларында чуашлар урнашкан территория буенча РСФСР һәм ОҖӘК арасында фронт үткән.

Совет белән параллель рәвештә Чуаш сул социалистик комитеты эшләгән, ул сул эсерлар фетнәсеннән соң таркалган. Комитетның кайбер әгъзалары 1918 елның сентябрендә тагын да сулрак һәм большевикларга якынрак булган Чуаш коммунистик комитетын оештырганнар, ул ел ахырына кадәр ахыр чиктә БКФ(б) составына кергән. Чуваш автономиясен булдыру өстендә эш башланган.

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елгы Чувашия байрагы реконструкциясе

Беренче чуаш милли съезды Чувашия байрагын эшләүне башларга карар кабул иткән. Берничә проект булдырылган, шуларның берсе 1918 елның гыйнварында хәрби съездында расланган.

Раслана торган проект буенча байрак милли бизәкләр белән сары төсмерле яшел һәм ак биколор булырга тиеш. Шулай ук кояш рәсемен яшел фонга почмакка урнаштырырга тәкъдим ителгән. Байрак рәсемнәре яки төс пропорцияләре турында мәгълүматлар сакланмаган. Бу байрак язу (хәрби часть исеме) белән шул вакытта төзелгән 1-нче Чуаш милли полгы символы буларак кулланылган.

«Чуаш һимны» беренче тапкыр 1918 елның 14 гыйнварында милли театр тамашасы премьерасыннан соң башкарылган һәм тиз арада популярлык алган. Аны Казан шәһәрендәге чуаш хоры җитәкчесе Т. Д. Алексеев композитор А. Т. Гречаниновның «Да здравствует Россия, свободная страна» җыры музыкасына төзегән. Һимнның русча тәрҗемәсе генә сакланган:


Чуаш һимны (русча тәрҗемәсе)

Слава живущему издревле чувашу,

Слава великому в веках народу!

Дружно беритесь за работу,

За построение жизни новой.

Пусть зазеленеют твои поля

И морем волнуются хлеба.

Народ, преодолев темноту,

Умом поднимается высоко.

Тогда и слава его труду

Солнцем засияет высоко!

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]