Чукчаларның Русия империясенә каршы көрәше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чукчаларның Русия империясенә каршы көрәше latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Чукчалар илен Русиягә буйсындыру яки Русия империясенә каршы көрәше - 17-20 гасырларда Русия империясе Чукотканы басып алу вакытында чукча халкының илбасарга каршылык күрсәтү тарихы.

Төньяк хуҗалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Суриков рәсеме “Себерне яулап алу”

Гасырлар буе чукча халкы Ауразия кыйтгасының төньягында беркемгә дә буйсынмыйча һәм тирә-яктагы башка халыклары үз ихтыяры кысаларында тотып гомер сөргән. Хәрби тәрбия аларда балачактан ук башланган: ир балалар гына түгел, хәтта кызларның да күбесе бер-берсенә җәядән ук һәм рәгәткедән таш атышып үскәннәр. Чукчалар янәшәдәге халыклар җиренә гел яу чабып һәм барымтага йөреп, аларның кешеләрен коллыкка төшереп һәм асраган боланнарын куып алып китеп торганнар. Хәтта бүген Беринг бугазы дип аталган су киртәсенең Америка ягында яшәгән эскимослар да, Русия империясеннән Кушма Штатлар кулына күчкәнче, чукча яуларыннан азат-имин була алмаган. Һәм биредә еш кына хатын-кыз заты да читтә калмаган. Нәтиҗәдә, ул заманнарда гомуми саны 10 мең кешедән дә артмаган халык, кирәк булган очракта, 3 мең кешелек яу гаскәре туплый алган.

Семён Дежнёвның Русия почтасы маркасындагы сурәте

Мондый оешканлык һәм сугышчан рух чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм урыслар. Соңгылары да әле хәрби корал ягыннан өстенлекле булулары аркасында гына хөрмәт ителә: урысларның металлдан ясалган кылычлары ( чукчаларча — “үткен тимерләре”) һәм еракка ата торган мушкет-мылтыклары (“утлы уклары”) җирле халыкларда булмаган, алар бары тик гади ук-җәя һәм сөяк очлы сөнгеләр белән генә сугышканнар.
Чукчаларның урыс илбасарлары белән беренче бәрелеше 1642 елда саха-чукча җирләренең шартлы чиге булып саналган Алазөя елгасы (сахачаАлаһыай) янында була. Сахалар нигездә буйсындырылгач, бу якларга көнбатыштан атаман Иван Ерастов җитәкләгән казаклар килеп җитә. Кайбер чыгынакларда, урыслар бу халык белән 1638 елда ук, Колыма елгасы тамагына барып җиткәч танышкан булган, диелә. Әмма чукчалар турында беренче тәфсирле мәгълүмат сәяхәтче һәм тикшеренүче Михаил Стадухин кулы белән 1643-1646 елда язылган. Бу елларда ул һәм казак Дмитрий Зырян җитәкләгән төркем Түбән Колыма һәм Урта Колыма кышлакларына нигез салган һәм шунда яшәгән. Янәшәдәге юкагирларны буйсындыру һәм ясак түләргә мәҗбүр итү дә шул елларга карый.
1649 елда атаман Семён Дежнёв Анадырь елгасы агып чыккан җирләрдә кышлак кора һәм өч ел дәвамында аны баструк итеп зурайта. Шулай итеп, илбасарлар бу төбәкнең төп хуҗалары булган чукчалар җиренә барып чыгалар.

Баскынчылар һөҗүмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Луиза Һориса рәсеме “Чукча гаиләсе” (1816)

XVIII гасырның башында чукчалар Ауразиянең төньяк-көнчыгышында илбасарлар буйсындыра алмаган бердәнбер халык булып кала. Патша хакимияте үз казакларына һәм гаскәриләренә кискен бурыч куя: “На оных немирных чюкч военною оружейною рукою наступить”.
1702 елның апрелендә Анадырь приказчигы һәм бояр улы Григорий Чернышевский, ясаклы юкагирларның чукча барымталарына зарлануын сәбәп итеп, үз карамагындагы кәсепчеләрдән һәм җирле халыклардан 134 кешелек отряд төзеп, чукчаларга каршы җибәрә. Аны Алексей Чудинов дигән казак җитәкли. Баскынчылар юлда очраган беренче чукча кышлагын юкка чыгаралар, бер дистә ир-атны үтереп, хатын-кызны һәм балаларны әсир итеп алалар. Патша архивларында тоткынлыкка эләккән чукчаларның бер-берсен һәм үз-үзен үтерүләре турында мәгълүмат бар: “...многие полонённые у них сами давились и друг друга кололи до смерти...”.
Исән калып, качып китә алган коралсыз чукчалар бу хакта башка урыннардагы кавемдәшләренә хәбәр итә. Шуннан соң 300 кеше урыс отрядына каршы сугышка чыга. Кискен бәрелештә һәр өч чукчаның икесе һәлак була. Ләкин икенче көнне үк чукчаларның зур отряды дошманны камап ала. Үз лагерена кереп качкан урысларны биш көн буе камалышта тоталар. Шуннан соң урыс отряды яңадан Анадырьга таю юлын таба.
1727 елда патша Сенаты империянең Якутскидагы казак гаскәре башлыгы Афанасий Шестаковның “фикер”ен раслый: “Иноземцев и которые народы сысканы и прилегли к Сибирской стороне, а не под чьею властию, тех под российское владение покорять и в ясачный платеж вводить”. Шулай да, патша хакимияте Себердәге гаскәр башлыкларын кисәтеп куя: “... уговаривать в подданство добровольно и ласкою”.
Чукча җирләренә 400 казактан торган һәм баштанаяк коралланган отряд җибәрәләр, аңа җирле саха һәм коряк сугышчыларын да өстиләр. Барлыгы бер меңгә якын кеше яу чаба. Чукчаларның ук-җәя һәм сөнгеләр белән генә сугышканын исәпкә алсаң, көчләр тигез булмый. Ләкин бу зур гаскәрне җитәкләү өчен, берьюлы ике кешене башлык итеп куялар: Шестаковның үзен һәм Тубыл драгун полкы капитаны Дмитрий Павлуцкийны. Аларның вазифалары һәм вәкаләтләре төгәл билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле, ике тәкәббер башкисәр ызгышып-талашып китә, һәм отряд икегә бүленеп, һәркайсы мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый.
Ике отряд та патша күрсәтмәләрен үтәми һәм җирле халыкны үгетләү белән шөгыльләнми, көч куллануны өстен күрә. Павлуцкий җитәкләгән отряд аеруча рәхимсез була. Бу хакта майор дәрәҗәсе алган илбасар болай мактанып язып калдырган: “Чукоч, не призывая в подданство, побил до смерти”. Аның йөзбашы Василий Шипицын 12 чукча аксакалын сөйләшүләр үткәрергә чакыра һәм шунда ук барысын да үтерә. Шулай итеп, урыс гаскәрләре җирле халыкның ышанычын тәмам югалта.
1730 елның мартында чукчалар Шестаков отрядын Егач елгасы янындагы бәрелештә тар-мар итәләр һәм башлыкны юк итәләр. 1744-1746 елларда Павлуцкий отряды белән өч бәрелеш була, чукчалар зур югалтуларга дучар булалар. Шуннан соң алар урысларга турыдан-туры һөҗүм итүдән баш тартып, партизаннар сугышын оештыралар. Шул ук вакытта патша багынлыгын кабул иткән юкагирлар һәм коряклар җирләренә барымталар да үткәрәләр. Ә башкисәр Павлуцкий чукча фольклорына “Якунин” исеме белән кереп кала. Бу сүзнең каян килеп чыкканы билгеле түгел.
Ниһаять, 1747 елда чукчаларның берләшкән отряды Анадырь кирмәнен яулап алуга ирешә. Майорны һәм тагын кырыктан артык казакны юк итәләр. Баскынчыларның утлы кораллары чукчалар кулына эләгә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тупларны, кылыч һәм мылтыкларны тотып та карамаган чукча кешеләре коралның яңа төрләрен бик тиз үзләштерәләр. Хәрби өстенлек җирле халык тарафына күчә.

Әби патша “мәрхәмәте”[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чукотка харитасы (1773)

Чукча-урыс каршылыгы әле моннан соң да озак еллар буе дәвам итә. Ләкин илбасарларның тактикасы үзгәрә. Патша указларында болай диелә: “... внушить всему русскому населению Нижне-Колымской части, чтобы они отнюдь ничем не раздражали чукоч, под страхом, в противном случае, ответственности по суду военному...”.
1763 елда Анадырьга яңа комендант килә — полковник Фридрих (Фёдор) Плениснер. Биредәге хәлләр белән танышып чыккач, аек акыллы алман хәрбие “чукча партиясен” (җирле халыкны буйсындыру өчен сугыш хәрәкәтләрен) бөтенләй туктатырга тәкъдим итә. Ул чукчаларга каршы бер еллык сугыш чыгымнарының ихтимал булган ясактан 50 тапкыр артыграк булуын дәлил итеп куя. Моңа кадәр ни акча саный белмәгән, ни кеше гомерләрен кызганмаган патша хакимияте чит ил хәрбие белән килешә, Сенат карарында бу кампания турында “бесполезна и народу тягостна” диелә. Урыс сәүдәгәрләре дә чукчалардан көчләп ясак алуның файдасыз булуын һәм аларны алыш-бирештә алдауның күбрәк табыш бирүен аңлап ала. Бу вазгыять “Начальник Чукотки” исемле совет кинофильмында гротеск рәвешендә, әмма бик төгәл сурәтләнгән.
1765 елда патша гаскәрләре һәм күчереп утыртылган урыс кешеләре Анадырьдан чыгарыла. Шуннан соң чукчалар бу кирмәнне пыр туздыралар, биредә оялаган корякларны һәм юкагирларны да куып җибәрәләр. Чукча җирләре тулысынча азат ителә.
Шуңа да карамастан, Екатерина II 1778 елда чукчаларны... “үз багынлыгына кабул итә”. Моның өчен 10 яшендә үк урыслар кулына әсирлеккә төшкән һәм чукындырылган Себер дворяны Николай Дауркин һәм чукчаларның “баш тойоны” дип игълан ителгән Омулят Хергынтов белән махсус “килешү” төзелә. Чукчаларга, заманча әйтсәк, киң автономия “бүләк ителә”. Башка чукчалар Әби патшаның бу “мәрхәмәте” турында белми калалар, аларга бу хакта... 1920 елларда килгән большевиклар гына хәбәр җиткерә. Димәк, 150 елга соңарып! Моңа кадәр чукча халкы чынбарлыкта бәйсез тормышта яши. Әби патша билгеләгән һәм “ирекле рәвештә түләнергә тиешле” ясакны, әлбәттә, бер генә чукча да китереп тоттырмый.
Патшабикәнең бу ялганына ни сәбәп була соң? Эш шунда ки, чукча җирләренә инглиз һәм француз диңгезчеләре килеп җитә һәм җирле халык белән “мөгамәлә кыла” башлый. Екатерина II, империянең көнчыгыш чикләре иминлеген саклар һәм Аляскадан да колак какмас өчен, шундый “сәяси комбинация” үткәрергә мәҗбүр була.
Бер гасыр ярым дәвамында чукчаларга урыс баскынчылыгы турында бер генә афәт искә төшереп торган: илбасарлар алып килгән сифилис чире. Әлбәттә, чукча кызлары беркайчан да урысларга кияүгә чыкмаганнар, егетләре дә марҗаларны хатынлыкка алмаганнар. Бу венерик авыру чукчаларга юкагирлардан һәм коряклардан, әсир итеп алынган хатыннар аша күчкән. Әлеге чирне шулай ук чуваннар да йоктырган була. Чуваннар элек юкагирларның диңгез ярларында яшәгән кавеме булган, аннары алар чукчалашып беткәннәр. Аларда урыс-марҗа белән катнаш никахлар киң таралган булган. Хәзерге заманда чуваннар чукча телен дә онытканнар һәм тулысынча урыс теленә күчкәннәр.