Шаһин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаһин latin yazuında])
Шаһин
Falco peregrinus
Falco peregrinus madens

Шаһин (фар. شاهين; лат. Falco peregrinus) — лачын кошлар семьялыгына керүче ерткыч кош. Антарктидадан тыш барлык континентларда таралган. Ала карга зурлыгында, аркасының караңгы-соры төсе, чуар ачык төсле түше һәм башының өске өлешендәге кара төсе, кара "мыеклары" белән аерылып тора. Зурлыгы һәм төсенә карап 17ләп астөрен билгелиләр.

Шаһин чебеше

Дөньядагы иң тиз кш һәм шул ук вакытта иң тиз хайван да.[1][2][3]. Белгечләр бәяләгәнчә, ау вакытында 322 км/сәг, яки 90 м/с тан артык тизлекә ирешә ала[4][5][6]. Горизонтальнь очышта керәшәдән калыша. Ау вакытында биеклектә утыра яки һавада йөзә, корбанын күрүгә аннан өскәрәк менә дә, зур тизлектә аска омтыла, түшенә кыскан аяклары белән аңа суга. Тырнаклары белән бәрү шулкадәр көчле булырга мөмкин ки, аның тәэсиреннән шактый эре кошның да башы очып төшәргә сәләтле[7].

Урта зурлыктагы кошларны - күгәрчен, сыерчык, үрдәк һәм башка су кошларын, сирәк кенә вак имезүчеләрне аулый. Җенси җитлеккәнлеккә 2 яшьтә ирешәләр, парлары гомер буена саклана.[5]. Ташлы кыяларда, сирәгрәк мүкле сазларда, биек биналарның түбәләрендә, күперләрдә оялый[8][9].

Электән сирәк кошлар булып саналганнар. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң болай да сирәк кошларның саны сизелерлек кими башлый. Бу хуҗалыкта ДДТ һәм башка бөҗәк үтерү матдәләре куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге агулар йомырка үсешенә тискәре йогынты ясый. 1970-нче елларда бу агуны тыйгач, экологик программалар барлыкка килгәннән соң, күп өлкәләрдә лачыннар саны торгызыла башлый. 2нче категорияле төр буларак Россиянең Кызыл китабына кертелгән һәм СИТЕС Конвенциясенең беренче кушымтасын әлеге кошлар белән сәүдә итүне бөтен дөньчда тыя. [8].

Татарстан территориясендә 3–5 пар оялый. Миграция чорында 20–30 кош була. ТРның Кызыл китабына кертелгән. [10]

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһиннең башы

Шаһин - эре лачын: аның тәне озынлыгы 34—50 см, канатлары җәеме 80—120 см[11] тәшкил итә. Башка ерткыч кошларныкы кебек үк, ана кошлар ата кошлардан эрерәк, аларның авырлыгы 910—1500 г, ә ата кошларныкы 440—750 г[12]. Төсләре ата һәм ана кошларныкы берүк (сирәк очрый торган F. p. madens кына искәрмә).

Тән төзелеше актив ерткыч кошларына хас булганча нык - каты һәм кабарынкы мускуллы киң түш, очлы, бөгелгән көчле бармаклар, кыска ураксыман томшык[13]. Олы кошларның сырты, канатларын һәм койрык өстен кертеп, караңгы-соры, сизелер-сизелмәс кара аркылы буйлар белән. Канат очлары кара.[14]. Түш, корсак ягы аксыл, яшәү өлкәсенә карап, ул аксыл-соры, алсурак, җирәнрәк, нәзек кенә көрән йә кара аркылы чуар буйлы булыра мөмкин. Түшендә тамчысыман таплар[15][16]. Койрыгы чагыштырмача озын, тар, очы йомры. Койрыгының аскы өлеше кара, очында кечкенә ак сызыгы бар. Башы һәм "мыеклары" кара, муены ак яки җирәнрәк[17]. Күзләре зур, кабарынкы, сары төстәге тире боҗрасы белән каймаланган[13]. Томшык алды сары, томшыгы һәм аяклары кара[18]. Томшык өстендә корбанының умырткасын тешләү өчен тешчекләр бар[17][19]. Аягының эчке бармагы тышкысыннан озынрак, урта бармагы бәкәленнән озынрак[15].

Һава гизү вакытында һәм корбан аулаганда шаһин күренеше

Яшь кошларның төсләре андый ук аклы-каралы түгел. Аркалары җирән каймалар белән, көрән. Түүшләре аксыл, буй-буй чуарланган (олы кошларның сызыклары аркылы юнәлештә). Томшык алды зәңгәрсу-соры, аяклары сары[11][15][17].

Тавышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үрчү сезоныннан тыш чорда гадәттә тавышсыз[20]. Җыры - аралашу һәм игътиҗар җәлеп итү өчен булган кискен, каты, өзек «кьяк-кьяк-кьяк» или «кииик-киик-кииик»[21] дип кычкыру. Борчылган вакытында тупас һәм кызу «кра-кра-кра» авазын чыгара[22]. Парлашу чорында ата һәм ана кош «ии-чип» авазларын чыгара алалар[20].

Эволюция һәм систематик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһин лачын кошлар семьялыгының лачын ыругына керә, аның иң якын туганнары булып шоңкар (Falco rusticolus), әтәлге (Falco cherrug), лаггар (Falco jugger), урта диңгез (Falco biarmicus) һәм мексика (Falco mexicanus) лачыннары санала,[23][24], еш кына аларны бер төркемгә берләштерәләр. Бу кошларның эволюцион тармаклануы соң миоцен яисә иртә плиоценда, якынча 5-8 миллион ел элек башланган дип исәпләнә. Төркем үз эченә ңа һәм Иске Дөнья төрләрен җыйгага, аларның тармаклану үзәге булып Көнбатыш Ауразия яки Африка исәпләнә. Төркемнең лачыннарга мөнәсәбәте әле өйрәнелеп бетмәгән, катлауландыручы фактор булып төрләр арасындагы гибридизация тора. [23][24]. Мәсәлән, вольер шартларында урта диңгез лачыны белән гади лачынны катнаштыру нәтиҗәсендә туган кошлар ике төрнең дә сыйфатын җыя: алар гади лачынның ау осталыгы һәм урта диңгез лачынының чыдамлыгына ия булалар.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Falco peregrinus фәнни атамасын инглиз орнитологы Мармадюк Танстелл (Marmaduke Tunstall) бирә. Ул 1771 елда Ornithologia Britannica[25] хезмәтендә шаһиннең систематикадагы урынын билгеләгән беренче галим. Латин телендәге falco сүзе falxурак») сүзеннән килеп чыга, бу кошның очу вакытындагы канат рәвешенә бәйле. Төр атамасы peregrinus латинчадан "дөнья гизүче" лигәнне аңлата, кошның таралуы һәм яшәү рәвешен тасвирлый[26][27]. Европа телләрендә атаманың охшаш мәгънәләре саклана: ингл. peregrine falcon, фр. faucon pèlerin, алман. wanderfalke, итал. falco pellegrino, швед. pilgrimsfalk һ.б.

Татарча атамасы гарәп һәм фарсы телләрендәге شاهين сүзеннән килеп чыга, бу телләрдә шаһин сүзе лачын дип тәрҗемә ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Wildlife Finder – Peregrine Falcon. BBC Nature.
  2. Subramanian, Meera (2009-12-10). The world's fastest animal takes New York. Smithsonian.
  3. The Fastest Birds In The World. WorldAtlas.com.
  4. Bernard Grzimek Grzimek’s Animal Life Encyclopedia. Boston, MA: Macmillan, 1968: 422
  5. 5,0 5,1 Peregrine falcon, (Falco peregrinus anatum, Falco peregrinus tundrius, Falco peregrinus pealei).. U.S. Fish and Wildlife Service. әлеге чыганактан 2008-04-15 архивланды. 2012-06-18 тикшерелгән.
  6. Калып:РП
  7. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Buturlin не указан текст
  8. 8,0 8,1 Сапсан Falco peregrinus.. Редкие и исчезающие Животные России. nature.air.ru. 2008-03-29 тикшерелгән.
  9. Cade, T. J., M. Martell, P. Redig, T. Septon & H. Tordoff: Peregrine Falcons in urban North America. In: D. M. Bird, D. E. Varland & J. J. Negro (eds.): Raptors in Human Landscapes. London, San Diego; 1996: S. 3-13
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/sapsan Онлайн - энциклопедия Tatarica
  11. 11,0 11,1 White, C. M. (1994): 60. Peregine Falcon. In: del Hoyo, J.; Elliott, A. & Sargatal, J. (editors): Handbook of Birds of the World, Volume 2 (New World Vultures to Guineafowl): 274—275, plate 28. Lynx Edicions, Barcelona. ISBN 84-87334-15-6
  12. Snow, D. W.; Perrins, Christopher M.; Doherty, P. & Cramp, S. (1998): The complete birds of the western Palaearctic on CD-ROM. Oxford University Press. ISBN 0-19-268579-1
  13. 13,0 13,1 Бутурлин С. А. и др. (1940) Птицы. Животный мир СССР. онлайн.
  14. Dewey, T. & Potter, M. (2002): Animal Diversity Web: Falco peregrinus. әлеге чыганактан 2012-11-26 архивланды.. Прочитано 2008-03-29.
  15. 15,0 15,1 15,2 И. Карякин Сапсан (Falco peregrinus).. Клуб исследователей русских пернатых хищников. Прочитано 2008-03-29
  16. Ferguson-Lees, J. & Christie, D. (2001): Raptors of the World. Houghton Mifflin Field Guides. ISBN 0-618-12762-3
  17. 17,0 17,1 17,2 Terres, J. K. & National Audubon Society (1991): The Audubon Society Encyclopedia of North American Birds. Wings Books, New York. Reprint of 1980 edition. ISBN 0-517-03288-0
  18. Beckstead, D. (2001) American Peregrine Falcon. әлеге чыганактан 2012-11-26 архивланды. U.S. National Park Service Версия от 2001-09-11. Прочитано 2008-03-31
  19. U.S. Fish and Wildlife Service (1999): All About the Peregrine Falcon. әлеге чыганактан 2006-10-05 архивланды. Прочитано 2008-03-31.
  20. 20,0 20,1 Killian Mullarney, Lars Svensson, Dan Zetterström, & Peter J. Grant (1999) Birds of Europe. Princeton University Press. ISBN 978-0-691-05054-6 pp.98
  21. Боголюбов А. С., Жданова О. В., Кравченко М. В. Определитель птиц и птичьих гнёзд средней полосы России. — Москва, «Экосистема», 2006 онлайн.
  22. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок ecoclub2 не указан текст
  23. 23,0 23,1 Helbig, A.J.; Seibold, I.; Bednarek, W.; Brüning, H.; Gaucher, P.; Ristow, D.; Scharlau, W.; Schmidl, D. & Wink, M. (1994): Phylogenetic relationships among falcon species (genus Falco) according to DNA sequence variation of the cytochrome b gene. In: Meyburg, B.-U. & Chancellor, R.D. (eds.): Raptor conservation today: 593—599. онлайн. әлеге чыганактан 2012-11-26 архивланды.
  24. 24,0 24,1 Wink, M.; Döttlinger, H.; Nicholls, M. K. & Sauer-Gürth, H. (2000): Phylogenetic relationships between Black Shaheen (Falco peregrinus peregrinator), Red-naped Shaheen (F. pelegrinoides babylonicus) and Peregrines (F. peregrinus). In: Chancellor, R.D. & Meyburg, B.-U. (eds): Raptors at Risk: 853—857. WWGBP/Hancock House, Berlin/Blaine. онлайн. әлеге чыганактан 2012-11-26 архивланды.
  25. Tunstall, Marmaduke. Ornithologia Britannica: seu Avium omnium Britannicarum tam terrrestrium, quam aquaticarum catalogus, sermone Latino, Anglico et Gallico redditus: cui subjuctur appendix avec alennigenas, in Angliam raro advenientes, complectens. — London, J. Dixwell, 1771.
  26. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок USFishWildlifeService19992 не указан текст
  27. The Peregrine fund. «Peregrine Falcon Falco peregrinus. әлеге чыганактан 2012-11-26 архивланды.» Прочитано 2008-03-29