Шегрен синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шегрен синдромы latin yazuında])
Шегрен синдромы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Хенрик Шёгрен[d]
Ачучы яки уйлап табучы Хенрик Шёгрен[d]
Саклык белгечлеге Иммунология һәм ревматология[d]
Симптомнар ксеростомия[d] һәм Ксерофтальмия
Дәвалануда кулланыла торган дару Альфа-линоленовая кислота[d][1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/111(яп.)[2]
ICD-9-CM 710.2[3][4]
NCI Thesaurus идентификаторы C70647[3], C26883[3], C70647[4] һәм C26883[4]
 Шегрен синдромы Викиҗыентыкта

Шегрен синдромы аутоиммун ялкынсыну һәм яшь белән селәгәй бизләре деструкциясе белән сыйфатлана (рәс. 24.7a). Симптомнар башка чирләрсез барлыкка килгәндә чир беренчел санала һәм башка чирләр, шулардан РА, СКТ, системалы склеродермия, беренчел билиар цирроз, хроник актив гепатит һәм гравис миастениясе булганда икенчел санала. Хатын-кызлар беренчел Шегрен синдромы белән ешрак чирли.

1.  Өлкәннәрдә күзләрдә «ком» сизү һәм авыз куышлыгы корылыгы белән билгеләнә.

2.   Билгеләре

•       Колак яны (рәс. 24.7б) һәм яшь бизләре (сирәк) зураю белән селәгәй бүленеп чыгуының икенчел кимүе һәм ярыклар белән коры тел (рәс. 24.7в).

•      Борын юллары, җиңсә корылыгы һәм диспареуния.

•      Рейно чире һәм тире васкулиты.

3.   Өзлегүләр

•      Теш черү (рәс. 24.7г).

•      Рефлюкслы эзофагит һәм гастрит.

•      Ашказаны асты бизенең экзокрин җитешсезлеге өчен мальабсорбция синдромы.

•      Үпкәләр, бөерләр зарарлану һәм полинейропатия.

•      Лимфома.

4.    Ачыклау сынаулары. Сүл антитәнчекләре, Ширмер сынавы һәм өстәмә селәгәй бизләренең биопсиясе.

5.    Дәвалау стероидлар һәм цитостатикларны системалы кулланудан гыйбарәт.

6.    Офтальмологик күренешләре. Коры кератоконъюнктивит, Ади бәбәге.

Шегрен синдромы — экзокрин бизләре һәм лайлалы катламнарның лимфоцитар инфильтрациясе белән беленгән һәм яшь эшләп чыгаруның икенчел кимүе һәм яшь пәрдәсе бозылуга китерүче системалы аутоиммун чир. Төп чагылышы — ККК, авызда корылык тою белән (xerostomia) «коры» күз.

NB Вакытында бәйле чирне табу кератит, склерит һәм гомергә янаган системалы васкулитлар үсеше куркынычын киметә.

1. Билгеләү күрсәткечләре а) симптоматик:

- офтальмологик симптомнар яки яшь алмашын куллану;

- авызда корылык, кечкенә селәгәй бизләренең зураюы, еш сыекча эчү;

б) объектив:

- ККК'ның объектив симптомнары (кара алга таба);

- иреннең лайласы биопсиясе буенча кечкенә селәгәй бизләренең үзгәреше;

- сиалография һәм сцинтиграфиядә селәгәй килүнең бозылуын ачыклау;

- антинуклеар антитәнчекләр, ревматоид факторга уңай лаборатор сынаулар.

2. Беренчел Шегрен синдромы гомуми чагылышлар белән билгеләнә: артралгия, миалгия, аручанлык (кара 24 нче бүлек). Билгеләү өчен гистологик һәм серологик тикшеренүләрдә, 4 (яки 4'тән 3) объектив күрсәткечне исәпләп, уңай нәтиҗәләр алырга кирәк.

3. Икенчел Шегрен синдромы РА, СКТ, склеродермия, дерматомиозит һәм полимиозит, катнаш тоташтыргыч тукыма бозылулары, рецидивлы полихондрит һәм беренчел бавыр циррозы кебек системалы аутоиммун бозылулар белән бәйле. Авыруны билгеләү һәм раслау өчен 2 объектив күрсәткеч кирәк.

NB Шегрен синдромын чыгару күрсәткечләре булып гепатит С, КИВ-инфекция, баш һәм муен өлкәсен нурландыру, лимфома, саркоидоз, трансплантация вакытында организмның җавабы, антихолинергик препаратларны куллану тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.