Эчтәлеккә күчү

Элинор Остром

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элинор Остром latin yazuında])
ингл. Elinor Ostrom
Рәвеш
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Elinor Claire Awan
Туу датасы 7 август 1933(1933-08-07)[1][2][3][…]
Туу урыны Лос-Анджелес, Калифорния, Америка Кушма Штатлары[4][5]
Үлем датасы 12 июнь 2012(2012-06-12)[1][2][3][…] (78 яшь)
Үлем урыны Блумингтон (Индиана), Индиана, Америка Кушма Штатлары[4]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Ире яки хатыны Винсент Остром[d][6]
Һөнәр төре икътисадчы, сәясәт белгече, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе икътисад
Эш урыны Индианский университет[d][7], Аризона штаты университеты[d][7], Cabot Corporation[d][7] һәм Лос-Анджелестагы Калифорния университеты[d][7]
Башкарган вазыйфа ширкәт президенты[d][8]
Әлма-матер Лос-Анджелестагы Калифорния университеты[d] һәм Беверли-Һиллз мәктәбе[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче Dwaine Marvick[d]
Укытучылары Джек Хиршлейфер[d][9] һәм Армен Альберт Алчиан[d][9]
Аспирант яки докторантлары John Paul McIver[d][10]
Сәнгать юнәлеше common goods movement[d] һәм движение в защиту окружающей среды[d]
Әгъзалык АКШ милли фәннәр академиясе[d][11], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Америка фәлсәфә җәмгыяте[d] һәм Американ фән үсешенә теләктәшлек ассоциациясе[d][12]
Бүләкләр
Кызыксынулары икътисад
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
 Элинор Остром Викиҗыентыкта

Элинор Остром (тумыштан Аван, ингл. Elinor Ostrom; 7 август 1933 ел, Лос-Анджелес12 июнь 2012 ел, Блумингтон) — Америка политологы һәм икътисадчысы, 2009 елгы икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты, Блумингтон мәктәбен нигезләүче.

Элинор Остром 1933 елның 7 августында Лос-Анджелеста яһүд һәм протестант гаиләсендә туа. Атасы Эдриан Аван (ингл. Adrian Awan, 1903-1968) — Hollywood Bowl and Civic Light Opera'да сәхнәләштерүче рәссам һәм сценограф; әнисе, Көньяк Дакотадан музыкант Лия Клэр Аван (тумышта Хопкинс, ингл. Leah Claire HopkinsLeah Claire Hopkins, 1895-1985) Сан-Франциско симфоник оркестрының менеджеры була. Элинор Остромның ире — политолог Винсент Остром (ингл. en:Vincent Ostrom, 25 сентябрь 1919 — 29 июнь 2012).

1954 елда — сәнгать бакалавры, 1962 елда — сәнгать магистры, 1965 елда Лос-Анджелеста Калифорния университетының фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала. 1974-2012 елларда — Блумингтон Индиана университеты профессоры.

Академик эштән тыш, Остром АКШ милли кала сәясәте комитетында эшли, Уртак сайлау җәмгыятенең һәм Америка сәяси фәннәр ассоциациясенең җитәкчесе була.

АКШ халыкара үсеш агентлыгы, Федераль юстиция департаменты, Форд фонды, Швеция халыкара кооперацияне үстерү агентлыгы проектларында катнаша. XX гасырның соңгы дистә еллыгында Берләшкән Милләтләр Оешмасы заказы буенча Җирнең урман ресурсларын файдалану өстеннән күзәтүнең инновацион системасын эшли.

«Икътисади оештыру өлкәсендәге тикшеренүләре өчен» 2009 елда икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты була, бу номинациядә премияне алган беренче хатын-кыз. 19821984 елларда Җәмәгать сайлавы җәмгыяте президенты, 1996-1997 елларда Америка сәяси фәннәр ассоциациясе президенты була. 20012012 елларда — АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы.

Яшерәк чагындагы хезмәтләрендә җәмәгать уңайлыкларын һәм хезмәтләрен җитештерүгә йогынты ясаучы карарларны иҗтимагый сайлауга зур әһәмият бирелә. Соңгарак чор хезмәтләре кешеләрнең дәвамлы һәм тотрыклы уңыш тапшыручы ресурсларга ия булу өчен экосистемаларга мөнәсәбәтенә юнәлә. Ресурсларның гомуми тупланмасына урманнар, балык запаслары, карамай яткылыклары, көтүлекләр һәм сугару челтәрләре керә. Африкада җирле халыкның — көтүлекләргә, Көнбатыш Непал авылларында сугару челтәрләренә идарә итүе буенча эзләнү үткәреп, ул җәмгыятьнең табигать ресурсларына идарә итүнең институциональ механизмнар эшләвен һәм ресурслар бетеп барганда да ничек итеп экосистемаларның үзгәрүенә юл куймавын өйрәнә[17].

Мактаулы бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1997 — Фрэнк Сейдман премиясе
  • 1999 — Юхан Шютте премиясе
  • 2002 — Халыкара социаль эзләнү институты гранты
  • 2004 — Джон Карти премиясе
  • 2005 — Джеймс Мэдисон премиясе
  • 2008 — Уильям Х. Райкер премиясе
  • 2008 — Норвегия Табигать һәм техник фәннәр университетының мактаулы докторы исеме
  • 2009 — Джонатан Тиш премиясе
  • 2012 — Time журналы Элинор Остромны «Дөньяның иң йогынтылы 100 кешесе» исемлегенә кертә.
  • Остром Э. Постановка задачи исследования институтов // Экономическая политика. 2009. № 6.C.89-110. (англ. An agenda for the study of institutions, 1986)
    • Остром Э. Управляя общим. Эволюция институтов коллективной деятельности. — М.: Мысль, ИРИСЭН, 2011. — ISBN 978-5-91066-045-2.(англ. Governing the commons: the evolution of institutions for collective action. 1990)
  • Остром Э. Теория рационального выбора коллективного действия. Бихевиористский подход. Обращение президента Американской политологической ассоциации, 1997 г 2019 елның 30 апрель көнендә архивланган// Вопросы государственного и муниципального управления.- 2010.-№ 1.- С. 5-52. (англ. A behavioral approach to the rational choice theory of collective action: Presidential address, American Political Science Association, 1997)
  • Остром Э. Зелёная политика «с низов» // Project Syndicate. — 12 июня 2012.
  • Ostrom E. Institutional Arrangements for Resolving the Commons Dilemma: Some Contending Approaches //The Question of the Commons: The Culture and Ecology of Communal Resources/ eds. McCay B.J., Acheson J.M. — Tucson: University of Arizona Press, 1987, — pp. 250–265
  • Ostrom E., Walker J., Gardner R. Rules, games, and common-pool resources. — Ann Arbor: University of Michigan Press. 1994. — ISBN 9780472065462
    • Ostrom E., Crawford S.E.S. A grammar of institutions// American Political Science Review, September 1995, 89(3), pp. 582–600
  • Ostrom E. A behavioral approach to the rational choice theory of collective action: Presidential address, American Political Science Association, 1997// American Political Science Review, March 1998, 92 (1), pp. 1–22
  • Ostrom E., Walker J. Trust and reciprocity: interdisciplinary lessons from experimental research. — New York: Russell Sage Foundation. 2003 — ISBN 9780871546470
  • Ostrom E. Understanding institutional diversity. — Princeton: Princeton University Press. 2005, — ISBN 9780691122380
  • Ostrom E., Kanbur R., Guha-Khasnobis B. Linking the formal and informal economy: concepts and policies. — Oxford: Oxford University Press. 2007 — ISBN 9780199237296
  • Ostrom E., Hess C. Understanding knowledge as a commons: from theory to practice. — Cambridge, Massachusetts: MIT Press. 2007, — ISBN 9780262516037
  • Ostrom E., Janssen M.A., Anderies J.M. Going Beyond Panaceas. Proceedings of the National Academy of Sciences U.S.A., 2007, 104(39):15176-15178
  • Ostrom E. A Diagnostic Approach for Going Beyond Panaceas. Proceedings of the National Academy of Sciences U.S.A., 104(39):15181-15187
  • Ostrom E. A general framework for analyzing sustainability of social-ecological systems //Science 325(5939), pp. 419–422
  • Ostrom E. Beyond markets and states: polycentric governance of complex economic systems//American Economic Review, June 2010, 100 (3), pp. 641–672
  • Ostrom E. Polycentric Systems: Multilevel Governance Involving a Diversity of Organizations //Global Environmental Commons: Analytical and Political Challenges in Building Governance Mechanisms/eds. E. Brousseau, T. Dedeurwaerdere, P.-A. Jouvet and M. Willinger. — Cambridge, MA: Oxford University Press, pp. 105–125.
  1. 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  2. 1 2 FemBio database
  3. 1 2 Brockhaus EnzyklopädieF.A. Brockhaus, 1796.
  4. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #121145107 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Find A Grave — 1996.
  6. https://www.latimes.com/local/obituaries/la-me-elinor-ostrom-20120613-story.html
  7. 1 2 3 4 https://ostromworkshop.indiana.edu/pdf/CVs/eostrom_vitae.pdf
  8. APSA Presidents and Presidential Addresses: 1903 to PresentАмериканская политологическая ассоциация.
  9. 1 2 https://econjwatch.org/file_download/758/OstromIPEL.pdf
  10. математика гаиләбелеме — 1997.
  11. http://www.nasonline.org/member-directory/deceased-members/45787.html
  12. Notable Names Database — 2002.
  13. Elinor OstromNobel Foundation.
  14. https://www.skytteprize.com/prize-laureates
  15. https://www.hu-berlin.de/de/ueberblick/menschen/ehrungen/ehrendoktor
  16. https://www.participation-et-democratie.fr/conferences-d-elinor-ostrom-montpellier-paris
  17. Капелюшников Р. И. {{{башлык}}} // Экономический журнал ВШЭ. — № 1. — С. 24,25,37.