Эль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эль latin yazuında])
Эль
Сурәт
 Эль Викиҗыентыкта

Эльсыра төре. Арпа салатыннан югарыгы әчешү (верховое брожение) ысулы белән кайнатыла. Бөекбританиядә, Ирландиядә, АКШта, Бельгиядә һәм Милләтләр Дуслыгы илләрендә таралган.

XVIII гасырга кадәр эль колмаксыз кайнатыла торган булган. Хәзерге вакытта эль гадәттә кальций сульфатына бай судан һәм колмактан, лагер белән чагыштырганда югарырак температурада кайнатыла.

Эль бай эчтәлекле фрукт тәменә ия. Алкоголь күләме 3 % тан 12 % ка кадәр үзгәреп тора.

Сортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җиңел эль (ингл. Mild ale) — йомшак арпа тәмле аз алкогольле эль, алкоголь күләме 3%—3,6%
  • Аксыл эль (ингл. Pale ale) — аксыл салат нигезендә кайнатыла торган эльнең иң популяр төре.
    • Биттер (ачы эль) (ингл. Bitter) — колмак күләме зур булган аксыл эль, нык ачы тәмле.
    • Блонд (үтәкүренмәле эль) (ингл. Blonde) — кристалл төсле салат нигезендә кайнатыла торган эль (ингл. Crystal malt)
    • Гәрәбә эле (ингл. Amber ale) — гәрәбә төсле акслы эль.
    • Кызыл эль (ингл. Red ale) — кызгылт төсле аксыл эль, биттер белән охшаш тәмле.
    • Һиндстан аксыл эле (ингл. India Pale Ale яки IPA) — биттерга охшаш аксыл җиңел эль, иң башта махсус Һиндстанга экспортлау өчен чыгарыла торган булган.
  • Алтын эль (ингл. Golden ale) — аксыл-алтынсу төсле яңа эль төре. Аксыл эльгә охшаш.
  • Ярымкара (көрән) эль (ингл. Brown ale) — карасу-гәрәбә яки көрән төсле.
  • Арпа шәрәбе (ингл. Barley wine) — «көчле» кара эле, алкоголь күләме 12% ка кадәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]