Эчтәлеккә күчү

Эльфлар җыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльфлар җыры latin yazuında])
Эльфлар җыры
Логотип
Атама エルフェンリート
Моннан файдаланып эшләнгән Эльфийская песнь[d]
Төп тема гарем[d]
Жанр этти[d], аниме или манга в жанре драма[d][1][2][3][…], хәрәкәтчел филм жанрындагы аниме яки манга[d][1][2][3][…], аниме и манга в жанре ужасы[d][1][2][3][…], научно-фантастические аниме и манга[d][4][5][6], love triangle romance[d][7] һәм биопанк[d]
Автор Линн Окамото[d]
Нәшрият Young Jump Comics[d]
Чыгыш иле  Япония[2][3]
Әсәр яки аның атамасы теле япон теле[2][3]
Чыгару датасы 6 июнь 2002
Әсәрнең кисәкләр саны 12 том[1][2][3][…]
Бүләкләр
Персонажлар исемлеге список персонажей манги и аниме «Эльфийская песнь»[d]
Кайда басылган Weekly Young Jump[d]
Целевая аудитория сэйнэн[d][1][3][5][…]
 Эльфлар җыры Викиҗыентыкта

«Эльфлар җыры» (яп. エルフェンリート; алман. Elfen Lied) — Линн Окамото язган футуристик сэйнэн-манга. Манганың сюжеты психокинетик сәләтләргә ия булган мутант-диклониуслар расасы турында сөйли. Исеме алман шагыйре Эдуард Мёрикеның Elfenlied алман җырына сылтама булып тора[8]. Манга 2002 елда башланган һәм 2005 елда тәмамланган. Башта ул Young Jump журналында басылган, ә соңрак Shueisha нәшриятында басылган 12 томда чыккан. Әсәр социаль читләшү, кемлек, алдан ук тискәре карашлар, үч алу, көч куллану, көнчелек, тәүбә итү һәм кеше тормышының мәгънәсе темаларына кагыла[9].

Манга мотивлары буенча аниме-сериал төшерелгән. Япониядә ул беренче тапкыр 2004 елда AT-X телеканалында күрсәтелгән һәм киләсе елда кабат трансляцияләнгән. Сериал 13 сериядән һәм бер махсус чыгарылыштан тора. Аның вакыйгалары аниме-сериалның 10-нчы һәм 11-нче серияләре арасында якынча бара. Шуңа күрә аны 10,5-нче серия дип атыйлар. Бу махсус чыгарылышта, сериал һәм мангадан аермалы буларак, ачык итеп күрсәтелгән кансызлык күренешләре юк. Моннан тыш, ул гадирәк график манерада башкарылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]