Эписклерит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эписклерит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Эписклерит - күз агының тышкы сүрүе ялкынсыну.

Гади эписклерит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади эписклерит өлешенә барлык эписклеритларның 75% очрагы туры килә. Чир ешрак хатын-кызларда очрый һәм шул ук яки икенче күздә кабатланырга мөмкин. Кайвакыт ике күз дә бер үк вакытта катнаша. Әкренләп рецидивлар ешлыгы кими, берничә елдан соң алар гел туктый.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.  Чир башланудан якынча бер сәгать дәвамында һәрвакыт диярлек кызару һәм күздә уңайсызлык белән билгеләнә. Пациентларны гадәттә җылылык хисе һәм чәнчү борчый, авырту хас түгел. Авырту булса, ул күздә генә була.

2.  Билгеләре

•   Кызару бераздан алып кискен чагылганга кадәр һәм урынлы (рәс. 11.2а) яки таралган (рәс. 11.2б) була ала. Сирәк түгел кызару күз ярыгы өлкәсендә урнаша һәм склеритта өске тышкы яки өске эчке квадранттан ешрак башлану белән аерыла.

•   Клиник күренешләрнең кискенлеге чир башланудан 12 сәгать үткәч максималь була, аннары 10-21 көн дәвамында әкренләп кими.

•   Барыш гадәттә икенче күзгә күчә яки ике яклыга әйләнә. Кайбер пациентларда ялкынсынуның кабат һөҗүмнәре күзнең бер үк урынында була.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Беренче эпизод. Пациент чирнең башлануыннан 48 сәг. дәвамында мөрәҗәгать итсә, кортикостероидларны түбәндәге схемада урынлы билгелиләр: 2 көн — һәр 30 мин; 1 көн — 4 тапкыр көнгә; 1 көн — 2 тапкыр көнгә һәм 2 көн — 1 тапкыр көнгә. Бетү стадиясендә дәвалау таләп ителми; симптомнарны җиңеләйтү өчен суытылган ясалма яшь тамчылары билгеләп була.

2. Рецидивлар. Көчсез клиник күренешләрдә суытылган ясалма яшь тамчыларын билгеләү белән чикләнсәң була. Бик еш яки авыр ялкынсыну рецидивлары системалы СЯКЧ билгеләүне таләп итә, мәсәлән флубипрофен 100 мг дозасында 3 тапкыр көнгә 10 көн дәвамында.

Төенле эписклерит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төенле эписклерит ешрак яшь хатын-кызларда очрый, әмма гади эписклерит белән чагыштырганда башлануы кискен түгел һәм озаграк барыш белән сыйфатлана.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күз кызару белән билгеләнә, аны пациент кагыйдә буларак иртән уянгач сизә.

•   Киләсе 2-3 көн дәвамында кызару өлкәсе зурая, әмма шул ук урында кала.

•   Бер үк вакытта күздә уңайсызлык шулкадәр арта, хәтта чирнең очында күз тотканда бик авырта башлый.

2. Билгеләре

•   Һәрвакыт диярлек күз ярыгы өлкәсендә урнашкан бер яки берничә авыртулы төен (рәс. 11.3а).

•   Биомикроскопиядә юка яктылык кисемендә күз агының яссы алгы өслеге күренә, бу күз агы катнашмавы турында аңлата (рәс. 11.3б).

•   10% фенилэфрин тамызу конъюнктиваль һәм өске эписклераль тамырлар кысылуга китерә, бу күз агын яхшырак карарга мөмкинлек бирә.

•   Ялкынсыну эпизодлары үзләре, дәвалаусыз бетә, әмма гади эписклеритка караганда озаграк була.

•   Берничә рецидивтан соң ялкынсынуны урап алучы тамырлар даими киңәеп кала ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Беренче эпизод. Пациент чирнең башлануыннан 48 сәг. дәвамында мөрәҗәгать итсә, кортикостероидларның еш тамызуын билгелиләр.

2. Рецидивлар гадәттә дәвалауны таләп итми, әмма барыш шактый чагылганда системалы СЯКЧны 2-3 ай дәвамында куллану кирәк.

NB Чит җисем яки гранулема кебек эписклераль төен ясалуның урынлы сәбәпләрен төшереп калдыру кирәк.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел