Юрий Бабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Бабаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бабаев Юрий Николаевич (21 май 19286 октябрь 1986) — совет физигы, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Социалистик Хезмәт Герое. Ядро физикасы өлкәсендә белгеч. Сталин, Ленин һәм ССРБ Дәүләт премияләре лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Николаевич Бабаев 1928 елның 21 маенда Мәскәү шәһәрендә туган.

1950 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын отличие белән тәмамлый. 1951 елда Юрий Николаевич юнәлтмә буенча 11нче конструкторлык бюросына (КБ -11) Сахаров А. Д. бүлегенә эшкә килә, анда беренче водород бомбасын эшләүдә катнаша. 1955 елда Бабаев Ю. А. Трутнев белән бергә водород зарядының ике фазалы конструкциясенең физик схемасының яңа принципларын тәкъдим итә. 1968 елның 26 ноябрендә СССР Фәннәр академиясе ядро физикасы бүлекчәсенең эксперименталь ядро физикасы һөнәре буенча әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Ю. Н. Бабаев 1986 елның 6 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Кунцево зиратында җирләнгән[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социалистик Хезмәт Герое (1962). Ике Ленин ордены1956 һәм 1962, Хезмәт Кызыл Байрак ордены1975 ел, «Хезмәт батырлыгы өчен» миналы. 1953 елда Юрий Николаевич Сталин премиясе лауреаты була, 1959 елда — Ленин премияселауреаты. 2000 елда Юрий Николаевичка үлгәннән соң Русия Федерациясе Дәүләт премиясе бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Богуненко Н. Н., Пелипенко А. Д., Соснин Г. А. Белов Анатолий Сергеевич // Герои атомного проекта. — Саров: Росатом, 2005. — С. 53—55. — ISBN 5-9515-0005-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бабаев Юрий Николаевич. «Герои страны» сайты.

  1. Могила Ю. Н. Бабаева