Ютазы елгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ютазы елгасы latin yazuında])
Ютазы
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 54°34'18.73"тн, 53°26'19.10"кнч
РДСР 10010101312111100028190
Нинди сулыкка коя Ык Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 390 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 46 километр Edit this on Wikidata
Карта

Ютазы – Татарстан Республикасындагы елга, Ык елгасының сул як кушылдыгы.

ТАССР Министрлар Советы 1978нче ел 10нчы гыйнвар 25 санлы карары, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 2005нче ел 644нче санлы карары белән регионның табигать һәйкәле дип танылган.

Тасвирлама

Елганың озынлыгы – 46 км., бассейнының мәйданы – 390 км.кв.Елганың башлану урыны –Бөгелмә районы Яңа Самраука авылыннан 4 чакрым көньяк – көнбатышта урнашкан. Бөгелмә –Бәләбәй калкулыгы буенча ага, Ык елгасына кушылу урыны – Ютазы районының Әпсәләм авылы янында . Елга тугае - тар, үзәне - бормалы, тармакланмаган. Елганың 20 кушылдыгы бар, берсенең озынлыгы 10 чакрымны тәшкил итә.Бассейнда елга челтәренең куелыгы - 0,39км/км.кв.

Елга аз сулы.Туклануы- катнаш, 76% кар суы белән туклана. Гидрологик режимы ташуның көчле булуы, елганың түбән тирәнлеге белән характерлана. Елга режимы даими рәвештә күзәтелми. Елга агымының ел дәвамында бүленеше тигез түгел.

Еллык агым катламы - 73мм, шуның  53мм ы язгы ташу вакытына туры килә, язгы ташу  25 көнгә якын дәвам итә. 
	Кын көне елганың түбән тирәнлеге тотрыклы, боз катламының тотрыклы булуы белән характерлана. Елганың өске агымында ,  җир асты суларының чыгу урыннарында, кыш көне су катмый торган  җирләрнең булуы ачыкланган. 

Елга суы хлоридлы – гидрокарбонатлы –кальцийлы, суның катылыгы яз көне 6,0.-9,0 мг-экв/л , 9,0- 12,0 мг-экв/л аралыгында тирбәлә.

	Елга  үз юлында  “Азнакай-Ютазы – М5”, “Ютазы -Урыссу”  эре  автотранспорт юллары , Мәскәү – Сембер- Өфө тимер юлы белән кисешә. Елга аша күперләр  Салкын-Чишмә, Кәрәкәшле, Урал, Ютазы, Яссы-Тугай   авылларында салынган.  Салкын-Чишмә авылы янында  елга Азнакай   -Сарман юлы белән кисешә. Яссы-Тугай авылы янында елга аша тимер юлы төзелгән.

Хуҗалык ягыннан кулланылышы

Елга Ютазы районында хуҗалык ягыннан зур әһәмияткә ия: авыл хуҗалыгы оешмалары өчен су белән тәэмин ителү чыганагы булып тора.Әлеге авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек фермалары, эре терлекнең җәйге җәйләүләре бар.

Саклау чаралары Табигать һәйкәле территориясендә саклау режимын үтәү таләп ителә.